Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы (Архитектурно-этнографический комплекс им. Каюма Насыри) мәгърифәтче К. Насыйриның туган авылы Шырданнан 7 км ераклыкта Олы Ачасыр авылында урнашкан. Безнең комплекс 1997 елның 1 мартында ачылды һәм ул XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында яшәгән урта хәлле крестьян тормыш-көнкүрешен сурәтли.