|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Авыл халкы печәнгә төштте
Сабантуйлар узу белән авыл халкы печәнгә төшә. Быел да халык әкренләп печән ягын кайгырта башлады. Бакчада бәрәңгеләрдәге чүп уталды, аралары сызылды, жук дигән бетмәс нәрсә белән "сугыштык" (бер-ике атнага), ә хәзер печән ягын кайгыртырга кирәк. Әлбәттә, кайберәүләр (чаялар һәм транспортлылар) алай печәннәр чабып газапланып тормый. "Красный Восток" кырларында печән күп бит! Төннәр йокламыйча шүшиләләрен тутырып куючылар аз түгел. Ә безнең ише гади халык чалгыларын асып, кайда печән үсә шунда печән чабарга ашыга. Әле ул җирләрне тизрәк эләктереп калырга кирәк. Анысын да чабып китәргә мөмкиннәр. Хәзер халыкның артык чалгы белән дә чабасы килми. Ни әйтсәң дә 21 гасырда яшибез бит. Бензочалгылар, косылкалар һ.б. шундый җайланмалар белән чабу ягын карыйлар. Менә шундый мәшәкатьләр белән яши бүген авыл хлкы. Шәһәрдә яшәүчеләр азрак яллар алып авылга печән чабарга кайтыгыз. Ул кырдагы рәхәтлекләрне, табигатьнең хозурлыгын бернинди курорт та, шәһәр парклары да алыштырмый. Ул кигәвеннәрнең тешләп-тешләп китүләре дә әллә нинди массажларны алыштырыр. Кайтыгыз авылга, авыл сезне көтә!
Добавил: Марат (22.06.2009) |
Просмотров: 2329
| |