|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Кырда җиләк пешә
Авыл халкы кызып-кызып печән җыя. Менә яңгырлар да явып үтте. Шактый гына печәннәр яңгыр астында калды. Ярый, яңгыры кирәк иде әле аның. Соңгы көннәрдә шактый гына салкын булды. Әйтерсең лә көз җитте. Әмма җәй җәйлеген итә: кырда каен һәм җир җиләкләре пешә. Печән җыясы булмаган кешеләр чиләкләрен асып болыннарга, кырларга җиләк җыярга ашыга. Ах, ул җиләкләрнең кызарып пешкәннәре, аның тәмлелекләре... Кайсын алып ашарга белмисең. Печән чапканда чалгы селтәнгән саен җиләкләр тәгәрәп-тәгәрәп китә. Әй, рәхәт тә соң авылда. Мондый рәхәтлек, хозурлык беркайда да юк. Печән чабарга кайтмадыгыз, кигәвеннәрдән курыктыгыз, җиләк җыярга кайтыгыз, кигәвеннәр салкында үлеп бетте.
Добавил: Марат (07.07.2009) |
Просмотров: 2298
| |