Кайгы белән уртаклашабыз
Авылыбызда бик озак еллар мәктәптә башлангыч класс укытучысы булып эшләгән Гайнуллина Хәтимә апа каты авырудан соң 82 яшендә вафат булды. Барлык ул укытып чыгарган укучылар, мәктәп коллективы, авылдашлар исеменнән гаиләсенең, туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Хәтимә апа үзенең укытучы булып эшләгән елларында укучыларының яраткан укытучысы була алды. Балалар аны чын күңелдән ярата иде, чөнки ул үзе дә кече күңелле, балаларны яратучы, мәзәкчән укытучы була белде. Ул укытып чыгарган укучылар үзләренең белемлелеге, кешелеклелеге белән аерылып торалар иде. Хәтимә апаның туфрагы җиңел булсын, урыны җәннәттә булсын иде. Амин.
Добавил: Марат (06.02.2010) |
Просмотров: 2009
|