Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Как часто Вы посещаете наш сайт?
Всего голосов: 305
Результаты всех опросов и статистика сайта

→ Из жизни села Архив новостей

Новостная лента [19]
краткие сообщения и дополнительная информация
Из жизни села [34]
о больших и серьезных мероприятиях села Большие Ачасыры
Приветы и поздравления [14]
татарча котлаулар
Обновления сайта [8]
о новинках на Ачасырском сайте

Авыл халкының җыены булды

Алдан хәбәр ителгәнчә, 10 февраль көнне авылда халык җыены булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Кадиров Равил Саматович "Олы Ачасыр авыл җирлегендә 2009 елда башкарган эшләре турында" отчет ясады. Җыенга авылның 100 дән артык кешесе килгән иде. (Кызганыч, күпчелек авылдашлар битараф булып калалар шул) Районнан исполком башлыгының беренче урынбасары Афанасьева Р.В. килгән иде. Моннан тыш ЖКХ вәкилләре, тәртип саклау органнары да катнашты. Равил Саматович докладыннан кайбер фикерләрне сайт кулланучылар өчен дә тәкъдим итәбез.

"Олы Ачасыр авыл җирлеге 3 авылны берләштерә: Олы Ачсыр, Бишбатман, Киреево авыллары. Барлыгы 848 кеше яши. 318 хуҗалыкны берләштерә.

- Олы Ачасырда - 776 кеше яши - 276 хуҗалык;
- Бишбатманда - 41 кеше яши - 29 хуҗалык;
- Киреевода - 31 кеше яши - 13 хуҗалык.

Барлыгы хезмәткә яраклы кеше - 320, пенсионерлар - 332 кеше. Хатын-кызлар - 452, ирләр - 332. (Хатын-кызлар 120-гә күбрәк. Ни кызганыч! М.) 14 яшькә кадәрле яшьләр - 66, 18 яшькә кадәргеләр - 20, 30 яшькә кадәргеләр - 95 кеше. Күп балалы гаиләләр - 7, ялгыз яшәүчеләр - 25, Бөек Ватан сугышнда катнашкан ветераннар - 6, ирләрен сугышта югалткан гаиләләр - 2. Хезмәт инвалидлары - 10. Тумыштан гарипләр - 12. 2009 елда 18 кеше якты дөнья белән хушлашты, 6 сабый дөньяга килде.

Хуҗалыкларда төрле маркалардагы 6 трактор, 15 йөк машинасы, 47 җиңел машина, 12 ат, 125 сыер, 116 сарык, 1118 тавык исәпләнә.

Олы Ачасыр авылы җирлеге 6453 га җирне били. Шуның 5135 га пай җирләре.
Халыкның хезмәт белән мәшгуллеге турында тулырак тукталып үтик:
- ФАП та - 3 кеше эшли;
- Сберкассада - 1;
- Элемтә бүлегендә - 4;
- Балалар бакчасында - 7;
- Мәктәптә - 30;
- Социаль яклауда - 3;
- Райпо кибете - 1;
- Шәхси кибеттә - 1;
- Свияга кибетендә - 1;
- Музейда - 4;
- Аппаратта - 3;
- Мәдәният йортында - 4;
- Китапханәдә - 1;
- ЖКХ - 10;
- Зеленодолск ГАЗ - 2;
- Росгосстрах - 1;
- Ветеринария табибы - 1;
- Кызыл Шәрык зернопродукт - 26;
- Азалеево комплексы - 11;
- Трансавто Завольже - 8;
- Читтә йөреп эшләүчеләр - 6;
- Барысы 153 кеше эшли.

Беркайда эшләмәүчеләр бүгенге көндә 15 кеше исәпләнә. Шуларның 4 се бала һәм инвалид караучылар. 7 се инвалид. 13 кеше хезмәткә урнаштыру үзәгендә тора. Шулай итеп 320 хезмәткә ярашлы кешенең 201 е авылда тора, 119 ы шәһәрдә яшәп хезмәт итәләр.

Ел дәвамында 15 совет утырышы булды. монда төрле мәсьәләләр каралды. Совет утырышының 8 август 2009 елның 171 нче карары нигезендә "Авылның Почетлы Гражданины" дигән нигезләмә кабул итте. Аңа 1 нче номер астында хаҗи, мәхәллә имамы Валиуллин Габбаз Ярулла улы лаек булды.

Ел дәвамында төрле чаралар үткәрүдә ярдәм итеп килүче оешма җитәкчеләренә Хайруллин Айрат Нәҗиповичка, Фархутдинов Наил Гарафутдиновичка, Абзалов Хәмзә Варис улына, Хайрутдинова Резидә Гаделҗан кызына, Загидуллин Әнәс Габделхак улына, Гирфанов Рәшит Хабибрахман улына һәм даими ярдәмчебез Минуллин Әнвәр Габбаз улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Яңа елга бурычлар да куелды:

1. Җәйге бакчаны төзекләндерү, каргалар килгәнче карга ояларын бетерү эшен эшләргә кирәк;
2. Тыл хезмәтчеләренә һәйкәл ачу;
3. Авылдашыбыз Шакирҗан Таһириның яшәгән урынында истәлек тактасы яки бюстын кую.
4. Печән җирләре өчен шәхси хуҗалыклар белән аренда килешүе төзү;
5. Көтүлек җирләренә приватизация ясау.

Карар бертавыштан кабул ителде.

Добавил: Марат (11.02.2010) | Просмотров: 2191
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.