Тыл хезмәткәрләренә һәйкәл булачак
Ниһаять, безнең авылда да мәдәният йорты янында тыл хезмәтчәннәре өчен һәйкәл булачак. Һәйкәлнең нигезе шушы атнада салынды инде, икенче атнага, Алла боерса, һәйкәлнең үзен сала башлаячаклар. Материаллар, ташлар кайтарылган. Ачу тантанасы 8 майга планлаштырыла. Авылда язгы өмәләр дә булып узды. Әкренләп карлар эреп бетеп килә. Кар астыннан чыккан чуп-чарны җыйнадылар инде. Мондый өмәләр атна саен булачак. Ә 1 май көнне, гадәтәгечә, зиратны чистрату оештырылачак. Әти-әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның яткан урынын чистартырга кайтыгыз, хөрмәтле авылдашлар. Бу атнада, ягъни шимбә көнне, Мәдәния йортында, укытучылар һәм укучылар катнашында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган зур концерт булды. Ветераннар чакырылган иде. Кызганыч, алар азрак килгән иде. Әмма халык шактый җыелды һәм бик матур концерт булды.
Добавил: Марат (19.04.2010) |
Просмотров: 1859
|