|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Кайгы белән уртаклашабыз
Бүген авылыбызда зур кайгы. Күп еллар авылда хат ташучы булып эшләгән бик тә мәрхәмәтле, кешелекле, ягымлы Наҗия апа каты авырудан соң вафат булды. Наҗия апа үзенең сабырлыгы, кече күңелле, тыйнак булуы белән аерылып торды. Беркайчан да кешегә авыр сүз әйтмәс, тавыш күтәрмәс, гайбәт сөйләмәс иде ул. Тыныч кына һәр кешнең хәлен сорашып, хәленә кереп хат ташучы булып хезмәт итте. Әмма гомер дигәннәрен күпме бирелгәнен белмибез шул. Аллаһы Тәгалә без исәннәргә гыйбарәт өчен төрле яшьтәге үлемнәр күрсәтә. Язылганнан артыгын беребез дә артыгын яши алмыйбыз. Наҗия апаның гаиләсенә, балаларына сабырлык телибез, тирән кайгылары белән уртаклашабыз. Наҗия апа белән Рафаэль абыйның балалары да акыллы, тәртипле булдылар. Алга таба да әниләренең рухларына тап төшермичә, әтиләрен карап, тәрбияләп яшәрләр дигән теләктә калабыз. Аллаһы тәгалә сезгә сабырлык бирсен, көч бирсен. Наҗия апаның рухлары җәннәттә булсын. Шушындый авыр чакларыгызда бөтен авыл сезнең кайгы белән яши һәм догаларын кыла.
Добавил: Марат (11.05.2010) |
Просмотров: 2035
| |