|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Сабантуйлар булып узды
Без авыл кешеләре Сабантуй бәйрәмен бик көтеп алабыз инде. Әллә авыл кешесенең әзерләнеп көтә торган шул бердән-бер бәйрәм булгангамы? Тик быелгы Сабантуй үзенең яңгырлы Сабантуй булуы белән истә калыр, мөгаен. Бәйрәм быел яңа урында булды. Әзерлек тә бар иде кебек. Казаннан елдагыча Әнвәр абый концерт китертте. Әлфинә Әзһәмова килгән иде. Тик менә яңгыр үч иткәндәй яуды да яуды. Бераз ачылган кебек була да кешеләр мәйданга җыела гына башлый, яңгыр болытлары яңадан килеп шаулатып явып китә. Ә Сабантуйны үткәрергә кирәк! Ничек булса булды, үтте Сабантуй. Әмма авыл халкы гына күрә алмады. Бераз төшереп алганнар өчен яңгыр ни почем бит инде ул, алар китмәде мәйданнан!!! Көрәш тә ахыр чиктә яңгыр астында барды. Холодилник белән тәкә дә күрше авылга китеп барды. Китсен, безнең күңел иркен бит! Менә шулай үтте бездә бу милли бәйрәм. Шулай да күңелдә төер калды. Бәлки аны икенче көнгә күчерергә мөмкин булгандыр. Икенче көнне көн үч иткәндәй кояшлы һәм бик матур булды. Нишлисең, югарыдагы түрәләрнең үз кануннары шул!!! Авыл халкы тагын рәхәтләнеп ял итә алмады. Инде аларны бакча тулы чүп, колород кортлары, печән чабу һ.б. тавык та чүпләп бетерә алмый торган эш көтә. Сабырлык бир син Ходаем без, авыл кешеләренә!!!
Добавил: Марат (14.06.2011) |
Просмотров: 2565
| |