Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Как часто Вы посещаете наш сайт?
Всего голосов: 281
Результаты всех опросов и статистика сайта

→ Из жизни села Архив новостей

Новостная лента [19]
краткие сообщения и дополнительная информация
Из жизни села [34]
о больших и серьезных мероприятиях села Большие Ачасыры
Приветы и поздравления [14]
татарча котлаулар
Обновления сайта [8]
о новинках на Ачасырском сайте

Г.Тукай рухына дога кылып кайттык

Шулай санагымда актарынып утырганда, кайчандыр язылган шушы мәкаләмә тап булдым. Быел бөек әдибебезнең юбилей елы буларак, бу мәкаләм сайтыбызда үз урынын табар дигән ышанычта калам.

Г.Тукай – татарның яңарышын тудырган бөек шәхес. Ул безнең халыкның иң мәшhүр, иң газиз, иң популяр милли шагыйре. Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәhабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Г.Тукай – рухи тормышыбыз, мәдәни дөньябызның әнә шундый биек тау башы.

Тукай хакында сүз чыктымы, еш кына күңелгә бер сорау килә: ничек итеп гади генә бер авыл ятиме санаулы еллар эчендә күп гасырлык тарихы булган татар әдәбияты күгендә балкыр йолдызга әверелгән? Ничек итеп ул замандашларын hәм килер буыннарны үзенә берьюлы җәлеп итә алган? Каян шундый көч hәм бетмәс-төкәнмәс җегәр табылган? Бу сораулар бөек шагыйребезнең тууына 125 ел тулган көннәрдә аеруча зур көч белән калкып чыга.

Шушы сорауларга җавап табу максатыннан, без 15 апрель көнне (Тукайның фани дөньядан бакый дөньяга күчкән көнендә) югары сыйныф укучылары белән Казанга юл алдык. Максатыбыз: "Йәгез, бер дога" дигән Тукаебызның каберенә чәчәкләр салу чарасында һәм музеенда булу. Шушындый уй-хыяллар белән без юлга чыктык. Казанга төшү белән үк туп-туры Г.Тукай музеена юл тоттык. Чөнки анда безне Татар зиратына алып бара торган автобус көтеп тора. Безне музейның директоры Рәмис Кыям улы Әймәт ачык йөз белән каршы алды. Һәм озак та тормый бер төркем язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән каберстанга киттек.

Татар зираты. Мондагы тынлык һәркемне бу дөньяга ни өчен килгәнен, ни өчен яшәвен уйланырга мәҗбүр итә. Без әкрен генә Тукай кабере янына атлыйбыз. Китаплардан гына яисә телеведениядән күргән күренекле шәхесләрнең моңсу йөзләре сине озатып кала. Менә сөекле Тукаебызның җәсәде яткан кабер урыны. Биредә җыелган язучылар, хөкүмәт эшлеклеләре, артистларның һәрберсе Тукаебызга булган ихтирамнарын җиткерергә ашыгалар. Туфан ага Миңнуллин юбилей елында бу шәхескә карата игътибарның әле җитәрлек булмавын да искәртеп үтте. Әле дә булса Тукаебызның томнары басылмаган, аның турында кинолар, уку-укыту әсбаплары җитәрлек эшләнмәгән булуына да басым ясады. Соңыннан әле яңа гына мөфти булып сайланган Илдүс Фәез Тукаебызның рухына Коръән сүрәләре укыды, дога кылды. Әйе, Тукаебызга коры сүзләргә караганда дога күбрәк кирәк шул! Мөселманнарга хас күренеш булмаса да шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салып, әкрен генә чыгу юлына кузгалдык. Тыныч ят, безнең милләт сакчыбыз! Бер елдан синең җәсәдең янында тагын җыелырбыз, Алла боерса!

Шушындый моңсу тынлыкны калдырып, без Г.Тукай музеена юл алдык. Музейда безне ачык йөз, тәмле тел белән каршы алдылар. Экскурсоводлар Тукаебызның тормыш юлын чагылдырган берсеннән-берсе камил эшләнгән экспозицияләр аша ул яшәгән чорны күзалларга ярдәм иттеләр. Бик күп мәгълүматлар алганнан соң, без “Төп нөсхә көне” дип исемләнгән чарада катнаштык. Биредә Тукайның төрле архивларда сакланган төп нөсхә документларын, фотоларын, шәхси әйберләрен күрсәттеләр. Театр училещесы студентлары тарафыннан әзерләнгән театраль тамаша да бу көнгә ниндидер бер сихрилек өстәде. Шушындый зур рухи азык алып, бөек Тукаебызның рухына догалар кылып, арып-талып без кайту юлына чыктык. Көн инде кичкә таба авышкан, ә безнең күңелебездә көне буе алган тәэсирләр. Кыскасы, бу чараларда катнашу безне бик күпкә уңай якка үзгәртте. Без үзебезнең милләтебез өчен тагын да горурландык, Тукайлы халыкның бер вәкилләре булуыбызга ныграк шатландык.

Әйе, татар яшәгәндә, аның милли җаны исән булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда, Тукай яшәячәк. Ул туган халкы белән киләчәккә бара. Тукай – үлемсез!

Г.Тукай рухына дога кылып кайттык
Добавил: Марат (17.10.2011) | Просмотров: 1158
© Большие Ачасыры, 2009-2018
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Твиттер | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан студией веб-дизайна WebRT