|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Җәйге бакчада эш башланды
Авылыбызда "Җәйге бакча" дип аталучы ял паркы күп еллар ташландык хәлдә ятты. Бу бакчаның шулай ятуына бик эч поша иде инде, тик шуннан гайресен эшли алмадык. Ниһаять, узган көз бакчада эш кузгалды. Авылдашыбыз, эшмәкәр Минуллин Әнвәр абыйның матди ярдәме белән бакчада төзекләдерү эшләр башланды. Башта картайган агачлар киселде. Быел җәй көнендә шулай авылдашыбыз Гилфанов Рәшит абый да шушы бакчаны рәткә китерүгә үзенең өлешен кертте. Бакчаны әйләндереп алырлык тимер киртәләр кайтартты. Әнвәр абый белән бергәләшеп шушы бакчаны авылыбызның иң матур урынына әйләндерергә уйлыйлар. Бирсен Ходай! Хәзергә эш тукталып тора әле. Кышка кадәр эшләнеп бетсә бик яхшы булыр иде дә бит. Бәлки әле эшләнер дә, Алла боерса!
Добавил: Марат (26.10.2011) |
Просмотров: 1963
| |