|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Әнвәр Габбаз улы Миннуллины туган көне белән котлыйбыз!
Олы Ачасыр авылында туып үскән, бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәүче хөрмәтле Әнвәр Габбаз улы Миңнуллинга 6 гыйнварда 50 яшь тулды. шушы күркәм гомер бәйрәме уңаеннан аны кайнар котлыйбыз һәм күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Җир йөзендәге иң ышанычлы, ярдәмчел, олы җанлы, юмарт, иманлы, иң гади кешеләрнең берсе буларак, авыр чакта, таяныч эзләп, сиңа киләбез. Көннең, атнаның нинди генә вакыты булмасын, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың, ярдәм кулы сузарга әзер торасың. Шуңа да сиңа хөрмәтебез һәм рәхмәтебез зур. Туган авылың өчен куйган көчең бәяләп бетергесез зур, туган ягыңны, милләтеңне яратуың көчле булганга, халык алдында абруең зур. Безгә, авылдашларыңа, күрсәткән кадер-хөрмәтең үзеңә игелек һәи изгелек булып кайтсын да күңелеңне бәхет-шатлыклар нурында коендырсын иде. Аллаһы Тәгалә сине сәламәтлектән, җан тынычлыгыннан аермасын, җаваплы эшеңдә уңышлар гына юлдаш булсын. Хәләл көчең белән тапкан малыңа, тырышлыгың китергән уңышларга сөенеп, балаларыңның игелеген күреп, озын-озак яшәргә язсын сиңа.
Тирән хөрмәт һәм ихтирам белән Олы Ачасыр авылы халкы.
Добавил: Марат (15.01.2012) |
Просмотров: 2131
| |