|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Авылда бүген зур кайгы.
Гомер дигәннәре кемнәрдер өчен бик тиз үтеп китә икән ул. Әле яши генә башлаган кебек буласың, ә баксаң инде син яшәп тә бетергән икән. Бүген авылыбыз зур кайгы кичерә. Әле яңа гына тормышның чәчәк атып килгән вакытында, 38 яшендә, авылыбызның бик тә гади, сөйкемле, кече күңелле, һәркемгә елмаеп сәлам бирмичә китмәс егете - Шигабетдинов Алфред Хатип улы якты дөньяны калдырып мәңгелек йортына күчте. Каты, зәхмәт авыру аны да кызганмады. Авылыбзның иң оста гармунчысы, моңлы тавышлы егете иде ул. Гаилә дә кора алмады, әмма балаларны бик ярата иде. Үзенең эчкерсезлеге, гадилеге аркасында аны бөтен авыл халкы бик хөрмәт итә иде. Нишлисең, Аллаһ Тәгала яхшыларны бу җир өстендә озак яшәтми шул. Урыннары җәннәттә булсын, авыр туфраклары җиңел булсын иде. Әнисенә, туганнарына Ходай Тәгалә сабырлык бирсен иде. Алфред рухларына дога кылыйк, чөнки үлгәннәр безнең догаларга мохтаҗ. Тыныч ят, Алфред. Син авылдашларың күңелендә мәңгегә сакланырсың!
Добавил: Марат (07.05.2013) |
Просмотров: 4010
| |