Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

→ Новостная лента Архив новостей

Новостная лента [19]
краткие сообщения и дополнительная информация
Из жизни села [34]
о больших и серьезных мероприятиях села Большие Ачасыры
Приветы и поздравления [14]
татарча котлаулар
Обновления сайта [8]
о новинках на Ачасырском сайте

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

22нче декабрь – Энергетиклар көне. 2017нче елның нәкъ шул көнендә энергетика тармагында 35 ел хезмәт күрсәткән сөекле әтиебез, бабабыз Шәмсетдинов Якуб Зиятдин улы, кызганычка каршы, 82 яшендә арабыздан китте. Авыр минутларда ярдәмегез өчен туганнарыбызга, күршеләребезгә һәм авылдашларыбызга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Өч ел элек әти белән әңгәмә корып, улым Самат белән мәкалә язган идек. Шушы мәкаләне тәкъдим итәм. Әтиебез рухына дога булып барсын! Кызы Фәнзия. Бабам - энергетика тармагы ветераны Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә. Без кабызган утлар якты янар, Якты янар хезмәт илендә. Кәрим Тинчурин “Гаилә һәм мәктәп” журналы “Республикамда куркынычсыз электр” бәйгесен игълан иткәч, битараф кала алмадым. Чөнки минем бабам Шәмсетдинов Якуб Зиятдин улы – авылның беренче электригы, ягъни гомерен илнең энергетика тармагын булдыру һәм аңа хезмәт күрсәтүгә багышлаган кеше. Ул үзенең һөнәренә тугры булып утыз биш ел буе эшләгән. Аны хезмәт ветераны медале белән бүләкләгәннәр. Әле ул 1979 нчы елда Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәренең индустриаль- педагогия техникумында читтән торып белемен күтәргән, техник-электрик һөнәре белән беррәттән җитештерү буенча укыту мастеры һөнәрен дә үзләштереп чыккан. Ул хәзер инде лаеклы ялда, аңа 78 яшь. Бабам Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында яши. Ялларда авылга еш кайтсак та, бу якшәмбе көнен зур түземсезлек белән көтеп алдым. Аңлагансыздыр инде ни өчен икәнен, бабам белән әңгәмә корырга ашыгам ич! Беренче соравым болайрак яңгырады: - Бабай, бу һөнәр белән кызыксыну кайчан башланды, ничек син электрик булып киттең? -Миңа Армиядә радио-техник элемтәдә эшләргә туры килде. Ради- телеграфист булып хезмәт иттем, 2нче класслы ради-телеграфист булдым. Армиядән кайткач, авылның радио үзәгендә эшләдем. Ул елларда авылга электр кермәгән иде әле, утны мотор белән генә бирә идек. Шуннан соң 1961нче елларда авылларда ут челтәрен үткәрү башланды, моның өчен бригада оештырдылар. Мин дә шунда эшли башладым. -Димәк, сезгә авылда беренче тапкыр электр чыбыкларын сузарга туры килде? Ничегрәк булды инде ул? - Әйе. Агач баганаларны ул вакытта кул көче белән күтәрдек. Чыбыкларны баганаларга менеп суздык. Алдан ук югары көчәнешле линия килеп туктаган иде. Өчәр фазалы трансформаторлар куеп, авылны утлы итә башладык. Бу агач баганаларны утыз елдан соң алыштырдылар инде. Бригада килеп, тимер- бетон баганалар утыртып китте. -Без хәзер яшәешебезне электрсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин бит аның уңай яклары белән бергә тискәре яклары да бар. Бу хакта син ничек уйлыйсың? - Шулай, дөрес әйтәсең, улым. Куркынычсызлык кагыйдәләрен белү бик кирәк. “Өйдән чыгып киткәндә, барлык электр җиһазларын тикшереп, газның сүнгәнлеген карап укырга кит”,- дип еш кабатлап, искә төшереп тора бабам. Шуңа күрә шундый тәкъдим ясадым: -Бабай, әйдә бергә аларны барлап китик әле. Миңа да кабатлау артык булмас. - Электр җиһазларын юеш кул белән һич тә тотарга ярамый. Электр җайланмалары торган урыннарга керергә ярамый. Югары көчәнешле электростанция территориясенә якын килмәскә. ”Тукта! Тормыш өчен куркыныч! “ дигән кисәтү билгесе куя идек һәм хәзер дә куялар. Игътибарлы булып күрә белергә генә кирәк! Электр чыбыкларына төрле әйберләр атып, шулай ук кер бавы итеп уйнарга ярамый. Урамда йөргәндә аяк астына игътибар итәргә. Өзелгән электр чыбыгына һич тә басарга ярамый. Хәтта 8 метрдан якын бармаска һәм тиз арада бу хакта электрик-монтерларга хәбәр итәргә кирәк. -Бу кагыйдәләрне белмәгәндә ниләр булырга мөмкин? - Бик күңелсезлек белән бетәргә мөмкин. Искә төшерәсе дә килми. Сабак булсын дип сөйләү кирәктер. Электр чыбыгына кер элеп буйга җиткән кыз вафат булды. Аннары олылар өчен өстәп шуны әйтер идем. Бервакытта да щитоктагы гомуми өзгеч белән утны сүндермичә төзәтә башларга ярамый. Кием коры булырга тиеш. Төзәтү өчен электрик булса, яхшырак. Һич тә булмаса, янда булуы кирәк. Чөнки бервакыт минем гомеремне дә бары тик бергә эшләүче монтёр Галим абыең саклап калды. Контакт искергәнлектән тимер корпуска ток биреп торган, ә мин шул корпусның ишеген ачмакчы идем. Мин: “Өз!”,-дип кенә әйтеп өлгердем. Ул токны өзеп, мине тартып алган. Ә бит бу өлкәдә эшләмәүче кеше югалып та калырга мөмкин. Шунысы сөенечле: энергетика тармагы елдан-ел үсә, хәзер андый корпусларны икенче төрле итеп, тормыш өчен куркынычсыз итеп җитештерәләр инде. Бабай, киңәшләрең өчен бик зур рәхмәт. Сине якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез-Энергетиклар көне белән котлыйм. Безне сөендереп, әби белән тигезлектә сәламәт озын гомер кичерүегезне телим. Әңгәмәдән канәгать алдым. Шуңа сокланам: бабам олы яшьтә булса да, фикерен төгәл, нигезле итеп әйтә белә. Габдулла Тукайның “ Бабай” шигырендәгечә , бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе. Шулай шул энергетика тармагында, минем бабам кебек, игътибарлы, төгәл, пөхтә, сакчыл кешеләр генә эшли ала торгандыр. Энергетика хезмәте зур һөнәри осталык, җаваплылык һәм тәртип таләп итә бит. Самат Әбраров Яшел Үзән шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 9нчы лицейның 8нче К сыйныф укучысы
Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана
Добавил: Марат (21.01.2018) | Просмотров: 2859
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.