Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

→ Из жизни села Архив новостей

Новостная лента [19]
краткие сообщения и дополнительная информация
Из жизни села [34]
о больших и серьезных мероприятиях села Большие Ачасыры
Приветы и поздравления [14]
татарча котлаулар
Обновления сайта [8]
о новинках на Ачасырском сайте

Ачасыр мәктәбендә зур тантана - очрашу булды

2009 нчы елның 23 нче мае Ачасыр авылы тарихында истәлекле дата булып кереп калыр, мөгаен.Бу көнне, алдан вәгъдә иткәнчә, мәктәптә беренче чыгарылышның 50 еллыгына багышланган зур тантана булды. Бик күп халык җыелган иде. Бигрәк тә мәктәпне бик күптән бетереп чыккан олы-олы апа һәм абыйлар күп җыелды. Программа буенча башта сәхнә түренә 50 нче чыгарылыш укучылары чакырылды. Аларның чыгышларын тыңладык. Тәбрикләүләр, түрәләрнең озын-озын нотыклары булды. 50 нче чыгарылышларның барлыгын онытып та җибәрделәр бугай. Түрәләр бер-берләрен макташтылар, укытучыларны да читтә калдырмадылар:грамоталар тапшырдылар, мин фәкирегезнең дә күңелен күрделәр. Алисәнең абыйсы Рушан сеңлесен котлап Зөлфәт Зиннуров белән Алия Исрафилованы алып кайткан иде. Алар да җырладылар. Шәп булды. Аннан икенче өлешендә пионер киемнәре киенеп, муеннарына галстуклар тагып, олы апа-абыйлар сбор уены уйнап алдылар. Быргылар кычкырттылар, барабаннар кактылар. Шуннан соң мәктәпнең тарихы искә төшерелде, беренче чыгарылыш укучылары сәхнә түренә чакырылды. Алар шактый картайганнар, олыгайганнар. 11 нче классаларга "50 елдан соң сез дә безнең кыяфәттә булачаксыз", дип тә кисәтеп куйдылар. Аннан җырлар, тагын сөйләүләр, хатирәләр белән уртаклашулар булды. Мәктәптән күптән эшләп киткән укытучыларның да шактый булуы куанычлы иде. Менә кыскача гына шулай. Аннан инде түрәләр бер кабинетта, ветеран укытучылар аерым урында мәйләп һәм чәйләп алдылар. Әмма күңелдә бер төер генә калды: соңыннан Зөлфәт Зиннуров белән Алия Исрафиловаларның концертын эшли алмадык. Озак булу сәбәпле, бетереп аттык та, халык тарала башлады. Ә аларның җырлыйсы килгән иде бит. Рушан алдында безгә, бигрәк тә миңа бик уңайсыз булды. "Туй үпкәсез булмый" дигәндәй Рушан да , артистлар да безне кичерерләр дип уйлыйм.
Соңыннан инде күп чыгарылышлар үзара очраштылар, бергә җыйналып табигатькә чыктылар. Менә шул. Фотоларны соңрак бирербез әле.
Сүз ахырында шуны әйтәсе килә: бу очрашуны оператор видеога төшерде. Ул аны бик матур итеп ясаячак. Истәлек бит. Шушы видеоны алырга теләүче кешеләр мәктәпкә (2-56-28 телефоны белән) яисә миңа Марат Гатиятуллинга мөрәҗәгать итсеннәр иде. Бәясе 300 сум.
Добавил: Марат (24.05.2009) | Просмотров: 1905
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.