Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

→ Из жизни села Архив новостей

Новостная лента [19]
краткие сообщения и дополнительная информация
Из жизни села [34]
о больших и серьезных мероприятиях села Большие Ачасыры
Приветы и поздравления [14]
татарча котлаулар
Обновления сайта [8]
о новинках на Ачасырском сайте

"Гаилә тарихыңны беләсеңме?" бәйгесе үткәрелә

Авылыбызның сайты ачылу бездә яңадан-яңа идеяләр тууга сәбәпче булды. Без авылыбыз тарихы белән чынлап торып кызыксына башладык. Күп кенә материаллар тупланды. Аларны бергә җыеп китап итеп кенә бастырасы бар. Авылыбызның аерым шәхесләре, кешәләре, гаиләләре турында материаллар туплау максатыннан, музей хезмәткәрләре шул исемдәге бәйге үткәрергә булды. Бәйгене үткәрү шушында бирелгән нигезләмәдә аңлатылган. Бәйгегә катнашыйк, авылыбыз тарихын язуда, барлауда Олы Ачасыр каны аккан һәр кеше катнашсын иде.
“Гаиләңнең тарихын беләсеңме?” дип исемләнгән бәйгене үткәрү турында
НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмә

1.1 Каюм Насыйри исемендәге Архитектура-этнография комплексы “Гаиләңнең тарихын беләсеңме?” дип исемләнгән иҗади бәйге оештыра. Бәйгедә үз гаиләсенең тарихы, үткәне белән кызыксынган Олы Ачасыр авылының һәр кешесе катнаша ала.
1.2. Бәйгенең максаты: авылның тарихын барлау, авылыбызда яшәүче аерым гаиләләрнең гаилә тарихын язу, шәҗәрәсен төзү. Яшь буында үзенең үткәненә карата кызыксыну уяту.
1.3. Бәйгенең бурычлары: аерым гаиләләрнең тарихын булдыру, шәҗәрәләрен төзү.

2. Үткәрү вакыты

2.1. Иҗади бәйге 2009 нчы елның ноябрь һәм декабрь айларында үткәрелә.

3. Үткәрү тәртибе.

3.1. Үзенең гаиләсе, аның аерым кешеләре, һөнәр ияләре турында язылган язмаларны 29 декабрьдән дә соңга калмыйча К.Насыйри исемендәге Архитектура-этнография комплексына китерергә;
3.2. Язмада фотолар, аерым хатларның күчермәләре, мөмкин булса, шәхси әйберләрен куллану да бәйгенең аерым шарты булып тора;
3.4. Гаилә шәҗәрәсе кулланылса эшнең дәрәҗәсен арттыра;
3.5. Гаилә тарихын язганда бигрәк тә, борынгы чор, сугышка кадәр, сугыш чоры кешеләрен язуга өстенлек бирелергә тиеш.
3.6. Аерым һөнәр ияләре турында язганда аның нинди һөнәр башкаруы, эшләгән еллары, аның турында фотолар яки күчермәсе булуы шарт.

4. Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү

4.1. Бәйгегә гомуми нәтиҗәләр 30 декабрь көнне К.Насыри исемендәге Архитекура – этнография комплексында ясала.
4.2. Бәйгенең шартына туры килгән, тиешле тәртиптә бизәлгән һәм эшләнгән эшләр, язмалар беренчеләрдән булып карала;
4.3. Эшләнгән язмалар буенча 3 урынга акчалата премия һәм грамоталар биреләчәк:
1 урынга – 1 (бер мең) сум;
2 урынга – 500 (биш йөз) сум;
3 урынга – 300 (өч йөз) сум;
4.4 Калган барлык катнашучыларга комплекс исеменнән истәлекле бүләкләр һәм грамотлар тапшырылачак.
4.5. Премияне һәм грамотларны тапшыру К.Насыйриның туган көне кысаларында февраль аенда музейда булачак. Җиңүчеләр исемлеге гыйнвар аенда чыгарылачак.
4.6. Бәйгедә катнашкан барлык гаиләләрнең эшләре аерым китап итеп бастырылачак.

"Гаилә тарихыңны беләсеңме?" бәйгесе үткәрелә
Добавил: Марат (29.10.2009) | Просмотров: 2158
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.