|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Нәүрүз бәйрәме булды
Көн салкын булса да без Нәүрүзне үткәрдек. Әмма кеше бераз азрак иде: әллә белмичә калдылар, әллә шулкадәр битараф авыл халкы? Тик шулай да без бәйрәмне күңелле итеп үткәрергә тырыштык. Иртә белән балалар белән йорттан-йортка керп Нәүрүз теләкләре теләп тәм-том җыйдык. Акча бирүчеләр дә булды. Башта дөрес аңламаслар дип курыккан идек, тик алар безгә киресенчә зур рәхмәтләр әйтеп, үзләренең сәдакаларын биреп чыгардылар. Балалар бер кәрҗин тәм-том җыеп кайттылар. Аннан инде төрле уеннар, Нәүрүз боткасы, ярминкә, җигүле атта авыл буенча йөрү оештырылды. Гомумән, бәйрәмгә килгән һәрбер кеше бик канәгать булып кайтып китте. Бәйрәм күренешләрен "фото" бүлегеннән карарга мөмкин.
Добавил: Марат (24.03.2010) |
Просмотров: 2225
| |