5 нче июньдә мәктәптә зур очрашу була
Мәктәп узган уку елында үзенең 50 еллыгын билгеләп үткән иде. Мәктәпне 50 ел дәвамында бетергән укучылар укытучылар кайткан иде. Быелгысы елда "2010-Укытучылар елы" уңаеннан "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу тантанасы була. Бу очрашуның башлап йөрүчесе авылдашыбыз Яруллин Гомәр Кәрим улы. Шушы еллар дәвамында мәктәпне бетергән барлык элеккеге укучыларны очрашу тантанасына чакырабыз. Классташларыгызга, туганнарыгызга җиткерегез. Балачак хәтирәләрен яңартып, классташлар белән, укыткан укытучылар белән очрашу кичәсенә рәхим итегез. Артистлар, табын булачак. Очрашу иң югары дәрәҗәдә үтәчәк. Кайтмый калмагыз, үкенчкә калуы мөмкин.
Добавил: Марат (14.05.2010) |
Просмотров: 2196
|