Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Вы узнали о нашем сайте:
Всего голосов: 240
Результаты всех опросов и статистика сайта

→ Из жизни села Архив новостей

Новостная лента [19]
краткие сообщения и дополнительная информация
Из жизни села [34]
о больших и серьезных мероприятиях села Большие Ачасыры
Приветы и поздравления [14]
татарча котлаулар
Обновления сайта [8]
о новинках на Ачасырском сайте

Милләттәшләр белән очрашу

Туган җир. Туган авыл. Туган як.

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы, туган шәһәре бар. Һәр авылның, һәр төбәкнең, һәр шәһәрнең үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган җиребезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын.

Әйе, туган як һәрберебез өчен дә якын һәм кадерле. Ә менә чит илләрдән килгән кешеләр өчен ул аерата кадерледер. Чөнки кайчандыр ата-бабалары шушы җирләрдән чит илләргә мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр ителеп, шунда яшәп калганнар, әмма үз туган җирләрен онытмауларын үз балаларына, оныкларына әманәт итеп тапшырып калдырганнар. Шуңа да алар өчен туган урыннары “Туган җир” булса, ә Татарстан алар өчен “Туган як”.

13 нче май көнне Ачасыр тулы гомуми урта белем мәктәбендә “Милли үзаңны үстерүдә һәм мәгърифәтчелек идеяләрен таратуда милли мәктәпнең роле” дип исемләнгән республикакүләм семинар- очрашу булып узды. Бу семинарга Казаннан дәрәҗәле кунаклар килгән иде: Казан дәүләт университетының “Татар филологиясе һәм тарихы” факультеты профессоры, филология фәннәре докторы Фәрит Йосыф улы Йосыпов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата әгъзасы Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, ә иң кадерле кунаклар Кытай Республикасыннан Казанга килеп укучы студент яшьләр- Кодрәт, Җоръәт, Зулфикар һәм Шәдрияләр. Моннан тыш, мәгариф идарәсеннән дә кунаклар бар иде: баш белгеч Гомәрова Илгизә Җәмил кызы, белгеч Мөхәммәтҗанова Элвира Рәмис кызы. Бу республикакүләм семинар - очрашуның максаты: чит төбәкләрдә яшәп тә үз телләрен, диннәрен, мәдәниятләрен саклап кала алган татар яшьләре үрнәгендә, татар мәктәбендә белем алучы укучыларда милли үзаң тәрбияләү, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда мәктәпнең тоткан урынын күрсәтү тора иде.

Мәктәп белән танышканнан соң, кунаклар һәм укучылар залга җыелдылар. Укучылар көче белән әзерләнгән “Таһирилар, Насыйрилар ягы, саф чишмәләр иле – туган авылым” дип исемләнгән чара күрсәтелде. Тәбрикләү сүзе белән мәктәп директоры Максумов Марс Маликович чыкты. Ул шушы очрашуның бик тә кирәкле һәм файдалы чара булуына басым ясады. Авыл тарихына тукталып, Ачасыр авылы тарихын ерак Болгар дәүләте чорына барып тоташуын әйтте. Шуңа да авылдан Шакирҗан Таһири кебек атаклы шәхесләр чыгуын билгеләп үтте. Мәртәбәле кунак Фәрит Йосыф улы Йосыпов та шушы мәктәпкә килүенә һәм укучыларда, мәктәп коллективында татар теленә, татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата тирән игътибар ителүенә шатлануын яшермәде. “Балаларның йөзләрендә иман нуры күренә, шуңа да бу мәктәпнең, бу авылның киләчеге бар”- дип күрәзәлек тә итте. Шулай ук башка чыгыш ясаучы кунаклар да үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, мәктәптә белем һәм тәрбия өлкәсендә зур эш алып барылуына басым ясадылар. Укучылар тарафыннан куелган чара үзенең эчтәлеге, колачлы булуы белән бөтен килгән кунакларны әсир итте. Укучыларның матур итеп җырлаулары, күренешләрне оста башкарулары, “Таң” фольклор ансамблендә йөрүче яшьләрнең чыгышлары - беркемне дә битараф калдыра алмады. Чараның төп кунаклары – Кытай Республикасыннан килгән яшьләр дә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Яшәгән урыннары турында видеофильм да күрсәттеләр. Шушы яшьләрнең саф татар телендә аралашулары, йөзләрендә булган иман нуры күңелдә ниндидер бер рәхәтлек тудыра, соклану хисләре бөтен барлыгыңны биләп ала. Аларны Татарстанда яшәп тә үз телләрендә сөйләшергә оялып яки бөтенләй белмәүче кайбер татар яшьләренә үрнәк итеп куясы килә. Бу егет һәм кызлар чит илләрдә яшәсәләр дә үз телләрен шул дәрәҗәдә камил беләләр, гәрчә мәктәптә укымасалар да. Чыннан да, динне, телне саклауда гаиләнең әһәмияте зур шул!

Ачасыр авылы гомер-гомергә үзенең динлелеге, кайчандыр хәтта ике мәчетле булуы белән тирә-күрше авыллардан аерылып тора. Бүген дә авылда зур, матур мәчет эшләп килә. Мәчеттә хаҗи Габбаз хәзрәт тарафыннан “Якшәмбе” мәктәбе дә эшли. Шушы мәктәпнең эшчәнлеген күрергә дип кунаклар авылның иман йорты – мәчеткә юл тотты. Анда шәкертләр, картлар белән дини темаларга түгәрәк өстәл оештырылды. Фәрит абый монда да дини темага бик файдалы мәгълүматлар бирде, хәзрәтебезнең эшенә, балаларны тәрбияле, динле итүдә алып барган хезмәтенә югары бәя бирде. “Мин мәктәптә бу балаларның иманлы, нурлы йөзләрен күреп бер сокланган идем, монда килгәч, аларның бу нурны кайдан алуларын аңладым инде” – диде. Хаҗи Габбаз хәзрәтнең кулында үзе тарафыннан язылган “Рәсемле намаз китабын” күреп, тагын бер кат зур рәхмәтен җиткерде. Хәзрәтебезне Каюм Насыйрига тиңләп, аңа сәламәтлек һәм озак еллар авылыбызга хезмәт итүен теләде. Амин, шулай булса иде!

Киләсе очрашу урыны К.Насыйри исемендәге Архитектура-этнография комплексы иде. Бу музей үзендә бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның рухын саклый, шуңа да анда килгән кешеләр җан тынычлыгы алып, канатланып, рухланып чыгалар. Кытайдан килгән яшьләрдә дә музей зур кызыксыну уятты. Алар һәр экспонатны куллары белән тотып, фотога алып, әбиләре сөйләгән хатирәләрне искә төшереп, хисләнеп йөрделәр. Ә ягылган мунчаны күргәч, аннан чабынып һәм юынып чыкмыйча булдыра алмадылар. Үзләренең хисләрен “Кунаклар китабы”нда белдереп, тагын бер кайтачакбыз әле, дип музейдан “Бәйрәш” чишмәсе буена юл тоттылар.

“Бәйрәш” чишмәсе бик күптәнге тарихи чишмә. Аның килеп чыгу тарихы да Каюм Насыйриның Бәйрәш атлы бабасы исеме белән бәйле. Урыны да тау астында бик матур урынга урнашкан. Юкка гына ел саен диярлек биредә чишмә, авыл бәйрәмнәре үткәрелми. Авылдан чыккан эшмәкәр Минуллин Әнвәр Габбаз улы тарафыннан чишмә соңгы елларда яңартылды, шуңа да ул тагын да матуррак һәм ямьлерәк булып китте. Аның саф суы җанга шифа бирә, тәннәрдәге бөтен арганлыкны бетерә.

Тау буенда чишмә суыннан кайнатылган самовор чәйләре эчкәннән соң, кунаклар кайтыр юлга кузгалдылар. Вакыт инде төштән соңга авышса да беркемнең дә аерыласы килмәде. Һәркемнең тагын да нидер сөйләшеп каласы, әйтелмичә калган сүзләрне әйтеп бетерәсе килә иде. Әмма һәр нәрсәнең азагы булган кебек, бу очрашуның да азагы якынлашты.

Әйе, мондый очрашулар, күрешүләр кирәк икән адәм баласы өчен. Үзеңнең милләттәшләрең белән аралашу, аларның чит илләрдә ничек яшәүләре белән танышу бездә горурлык хисе тудыра. Телләрен саклап калу өчен бирегә кадәр килеп тел өйрәнүләре сокландыра. Шушы очрашуны оештыручыларның барчасына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм мондый очрашулар соңгысы булмас әле дигән, теләктә калабыз.

Добавил: Марат (19.05.2010) | Просмотров: 2036
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.