Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

→ Приветы и поздравления Архив новостей

Новостная лента [19]
краткие сообщения и дополнительная информация
Из жизни села [34]
о больших и серьезных мероприятиях села Большие Ачасыры
Приветы и поздравления [14]
татарча котлаулар
Обновления сайта [8]
о новинках на Ачасырском сайте

Укытучыларга багышлап

Минем мәктәпне тәмамлаганыма инде берничә ел үткән булса да, аны әлегә әллә ни сагынмасам да, мәктәптә булган хәлләр еш кына исемә төшәләр. Хәер, һәркемнең дә хәтернедә сакланып калгандыр андый чаклар... Менә 5 октябрь көнне иртүк укырга барганда гадәттәгедән зуррак "бөкегә" эләктем, нәтиҗәдә лециягә соңга калдым. Шулай автобус тәрәзәсеннән күзәткәләп барганда шактый гына кешеләрнең чәчәк тотып кайдадыр ашыкканнарына игътибар иттем, бу күренеш миңа бүген укытучылар көне икәнен исемә төшерде...

Эйе, сине "Кеше" иткән кешеләрнең олугъ бәйрәмнәрен оныту, оят!.. Тик вакытында кулыма смс алып әниемне котладым да, хәтирәләремне яңартып уйга калдым... Гадәттә дүшәмбе иртән яки шимбә соңгы дәрес итеп физика белән астрономия куялар иде. Марс Маликович дәрес материалы белән бергә, кызыклы, дөняви вакыйгалар сөйли-сөйли иде дә, "Оказывается!"-диеп имән бармагын күрсәтеп, "мхатовский" тынлык тотып, ишек тоткычын тартып куеп мавыктыргыч сөйләвен чын ораторларча дәвам итә иде. Гаҗәп, истә калган икән шундый мизгелләр. Ә Шакиров Рәмил абый, без 5 класска күчкәндә яңа, яшь укытучы иде. Ә без энергия белән тулы үсмерләр аның шундый "яшел" булуыннан файдаланып, кабинеттагы шкаф артына качып, аның нерв кылларында уйнап, үзебезне башка кабинетлардан эзләргә мәҗбүр иткән идек. Тик үсә төшкәч акыл керде(!), Рамил Фронович безнең өчен чын, зур хәрефтән язарлык, укытучыга әйләнде. Кем белә, бәлки башкаларга караганда да аны күбрәк хөрмәт итә башлаганбыздыр. Ә Гатиятуллин Марат абыйның дәресләрен, без зарыгып көтеп ала торган идек, әдәбият дәресләрендә аның Мөһәммәт Мәһдиев кебек сөйли башлавы шул әсәргә сине алып кереп китә иде дә... үзеннән үзе әсәрне ахырына кадәр укыттыра иде...

Эх, искә төшерә башласаң күп икән андый вакыйгалар, барысын да монда язып бетереп булмый, тик шулай да урыс әйтмешли "ностальгия"... һәрбер укытучы хәтеремдә үзенең ниндидер индивидуаль ягы белән истә калган икән...

Хөрмәтле укытучыларыбыз: Максумов Марс Малик улы, Гатиятуллин Марат Гомәр улы, Абзалина Гөлнур Әхмәт кызы, Замалиева Асия Габбас кызы, Замалиева Фәридә Гапделбари кызы, Сабитова Тәнзилә Нәбиулла кызы, Гафиятуллина Әлфия Абдулсамат кызы, Гайнуллина Мөслимә Кәлимулла кызы, Шакиров Рәмил Фрон улы, Гобәйдуллина Рәйсә Алмаз кызы, Шайхуллин Рафаэль Гарәф улы, Шигабутдинова Гөлназ Фәрит кызы,Гатауллин Линар Искәндәр улы, Гиниятуллина Фәния Габбас кызы, һ.б лаеклы ялда булган барлык укытучылар! Сезне шушы профессиональ, халыкара бәйрәмегез белән, чын күңелдән тәбрик итәбез. Нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы белән сезгә аң-фәһемле укучылар, сабырлык, түземлекләр телисе килә. Бәйрәмегез белән Сезне!

Хәтирәләрен искә төшереп, хәтер калдырырлык мизгелләр булган булса гафу сорап, сезне яратып, хөрмәт итеп, Ачасыр мәктәбен тәмамлаган укучылар исеменнән Алисә Замалиева.

Добавил: мәтрүнә (05.10.2011) | Просмотров: 2499 | Комментариев: 1

Комментарии пользователей
Марат

05.10.2011:

Рәхмәт мәтрүнәгә!
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.