Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

→ Новостная лента Архив новостей

Новостная лента [19]
краткие сообщения и дополнительная информация
Из жизни села [34]
о больших и серьезных мероприятиях села Большие Ачасыры
Приветы и поздравления [14]
татарча котлаулар
Обновления сайта [8]
о новинках на Ачасырском сайте

Марат Гомәр улын алкышлап

Әти-әнидән кала күп кешеләрнең үз вакытларында дөрес юл күрсәтүче остазлары булгандыр могаен. Ни өчен шулай диеп әйтәм, чөнки минем нәкъ шундый остазларым бар, беренчесе ул минем өчен олугъ хөрмәткә лаеклы кеше дәү әтием булса, икенчесе мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары Гатиятуллин Марат Гомәр улы булды, бу мөхбирнәмдә аңа рәхмәт әйтеп, башкалар өчен үрнәк булсын дип язарга булдым.

Әле дә хәтерлим, 5-6 классларда укыганда мәктәптә "журналистика" түгәрәге эшли башлаган иде, бик барасым килсә дә бармадым, үземнән олы класста укучы абый-апалардан оялган идем, тик тора-бара ничектер кыюлыгымны җыеп мин дә шушы түгәрәк әгъзасына әйләндем, нәтиҗәдә, мин тәкъдим иткән "сабакташ" исеме асытында гәҗит чыга башлады. Белсәгез иде, мин сабый өчен бу нинди зур куаныч булганлыгын. Озак та үтмәде бер ике елдан радио да эшли башлады, түләүле котлаулар кабул итеп "банка"га диктофон алырга акча да җыя башладык... Эх, бар иде бит, сөенә-сөенә укып эшләгән чаклар. "Сабакташ" гәҗите тора бара авыл гәҗитенә үк әйләнә башлаган иде инде. Мәктәбебездә шушы журналистика юнәдешенә сукмак салып, укучыларга буш вакытларын файдалы иттереп үткәрергә ярдәм иткән кеше нәкъ менә остасызыбыз Марат Гомәр улы булды. Берәр четрекле мәсьәләне хәл итергә кирәк булса, төпле киңәш сорап аның янына керә торган идек. Әдәби әсәрләрне укыйсы килмәгән чакларда, хәтта укырга яратмый торган егетләрдә дә әдәбиятка кызыксыну уятып укыттыра торган иде. Минемчә, шулай манипуляцили алу үзе бер сәләт. Әлбәтта, чын укытучы шундый булырга тиеш!

Мәктәбебез зур, тирә-як авыллар арасында танылган булгач, еш кына анда төрле бәйгеләр үткәрелде, ул Каюм Насыйри исемендәге укулар гына ничә тапкыр булды безнең мәктәптә. Марат абый күпме укучыга тырыш, чаялык, сабыр, куйган максатларга ирешү сәләтен үстерергә ярдәм итте. Әле дә, укучылары юлда аны очратсалар сүз кушмый, хәлен сорамый китмиләр, чын мәгънәсендә зур хөрмәт белән карыйлар аңа.

Марат абый гел "Әй, булыр әле Алла боерса, булмаса Ходай башка яктан бирә ул",- диеп әйтә торган иде. Чыннан да, сабыр итә белсәң Аллаһы Тәгалә артыгы белән бирә ул. Бүгенге көндә Марат Гомәр улы, һәркем өчен хөрмәткә лаеклы кеше, әнисе өчен горурланырлык угыл, хәләл җефете өчен таянычлы ир, балалары өчен яраткан әти кеше ул. Зыялы, гел аң-фәһемле булырга тырыша ул, менә бүгенге көндә дә Казан югары мөселман Мөхәммәдия мәдрәсәсенең 2 курсында белем ала. Белмим, өй тирәсендә хуҗалыкта эшләргә вакыты каламы икән аның? Әйтеп үткәнемчә, җае чыккан саен, мөмкинлеге булган вакытларында гел бәйгеләрдә мәктәп данын якларга әле укучыларын әзерләп, алар белән җиңеп, әле үзе катнашып җиңеп кайта. Катнашкан бәйгеләрен санап бететрерлек түгел тик шулай да, белеп торсыннар әле диеп кайберләрен генә булса да язып китмәсәм килешми: 1) Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче "Мастер-класс" бәйгесенең муниципаль турында - 1 урын, ә республика турында - 2 урын алган; 2) 3 ел рәттән Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли укуларда укучысы Абзалетдинов Булат белән муниципаль турда да, республика турында да 1 урын алып килә; 3) "Татар егете – ил бөркете 2012" бәйгесендә 1 урын. (Абзалетдинов Булат белән).

Менә вәт җәмәгать, шундый кеше инде ул, үҗәтлеген җигеп, иренмичә, гел тырышып авыл өчен, мәктәп өчен хезмәт итә. Әле анны милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр.

Барлык мәктәп коллективы һәм Марат абыйда укып чыккан укучылар исеменнән, аны Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче "Мастер-класс" бәйгесенең республика турында - 2 урын алыуы белән тәбрик итәм. Aфәрин, остазыбыз, барыр юлыгыз туры булсын, югарыга күтәрелүегезне дәвам итегез, гел шундый хөрмәткә лаеклы кеше булып калыгыз!

Алисә Җамалиева

Добавил: мәтрүнә (25.04.2012) | Просмотров: 4255 | Комментариев: 1

Комментарии пользователей
Марат

26.04.2012:

Рәхмәт Алисә. Укытучы өчен үзенең укучыларыннан мондый җылы сүзләр ишетүдән дә зуррак дәрәҗә, дан, шөһрәт бар микән? Әгәр мин бүген ниндидер биеклеккә ирешкәнмен икән, ул бары тик минем укучыларым аркасында гына. Алисә, Ания, Рәзинә, Рәмис, Рәмил, Фәнил, Булат, Фирүзә һ.б кебек укучыларым (Барысының да исемнәрен әйтеп бетереп булмый) белән мин бүген бик горурланам. Аларның бүген һәрберсе дә биеклеккә ирешкән, аң-фәһемле, зыялы шәхесләр булып формалаштылар. Аларны күреп шатланам. Укытучы һөнәренең менә шул ягы башка һөнәрләрдән аерып тора да инде. Рәхмәт сезгә, укучыларым. Алисә сиңа аерым чиксез рәхмәтлемен.
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.