Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Доска Почета

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Авылыбызның хөрмәткә лаек кешесе-имамы Валиуллин Габбаз Ярулла улы турында

Авылыбызда Габбаз хәзрәт мөхтәрәм кешеләрнең берсе. Ул үзенең бөтен барлыгын, бөтен мәсләген авылыбыздагы динне торгызуга багышлаган хөрмәтле кешебез. Бүген ул армый-талмый Алаһы тәгалә каршындагы бурычын үти. Җилкәсенә йөкләнгән иң авыр эшне алып бара. Үзен белә башлаганнан бирле динне өйрәнеп, динсезлек заманында да качып-посып булса да дин тоткан, намазлар укыган.
Әйтерсең лә, бу көннәрнең киләсенә күңеле белән сизенгән, алдан ук әзерләнгән. Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәткән. Бүген шушы белгәннәрен балаларга, дин өйрәнергә теләүчеләргә өйрәтә. Нурлы йөзе, чиста күңеле, тәмле теле белән ул үзе артыннан бик күпләрне ияртә.
Белемен арттыру нияте белән 1991-1993 елларда Казандагы "Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел" исемендәге Кабан арты мәдрәсәсендә укый. 1998 елда Ходай Тәгалә тарафыннан фарыз кылынган Хаҗ сәфәренә дә барып кайта. Шулай үз өстенә салынган бурычны хилафсызык үти Хаҗи Габбаз хәзрәт. Авылыбызда бүген бик күп балалар мәдрәсәгә дин сабаклары алырга йөри. Киләчәктә дә бик озак еллар исән-сау булып авылыбызга хезмәт итсә иде. Әмма Габбаз хәзрәт күпме генә тырышса да мәчеткә йөрүче урта буын яшьләр азрак. Нишләптер адәм баласы мәчеткә тартылмый, җомга намазларына да картлар гына йөри. Гел акча, байлык артыннан чабып, үзебезнең бер вакыт Ходай каршына барачагыбызны онытмыйсы иде.
Добавил: Марат (01.06.2009) | Просмотров: 2582
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.