|
Ачасыр гимны (скачать)
Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь
|
|
|
Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһири
Авылдашыбыз, бөек мәгърифәтче, татарның беренче рәссамы Шакирҗан Таһири турында әле дә булса сайтыбызда мәгълүмат юк иде. Юкса без үз сайтыбызда иң беренче булып шушы бөек шәхес турында язарга тиеш идек. Соң булса да уң булсын дип авылдашыбыз турында кертергә булдым. Кызганычка каршы, шушы мәгълүматлардан башкасын таба алганыбыз юк.
Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһири элекке Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Зеленодол районы) Ачасыр авылында 1858 елның 27 февралендә (яңача 12 мартта) туа. Әтисе- Әхмәтҗан абзый өяз ахуны буларак танылган кеше була. Шакирҗан башлангыч белемне үз авылының мәдрәсәсендә белем ала һәм соңыннан Казанга килеп “Мәрҗәния” мәдрәсәсендә укырга керә. “Мәрҗәния” мәдрәсәсе мөселман Россиясендәге иң эре уку йортларының берсе саналган. Биредә Ш.Мәрҗәни үзенең педагогик эшчәнлеген башлый. Шакирҗан мәдрәсәсенең мәшһүр шәкертләреннән саналган. Әтисе Әхмәтҗан абзый да Ш.Мәрҗәнинең тугры дусты булган. Шакирҗанның мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылуына әнә шул сәбәп булгандыр. “Мәрҗәния”не тәмамлагач, укуын дәвам итү теләге белән 1876 елда Казанда әле яңа гына ачылган Татарская учительская школага керә. Бу уку йорты Иске Татар бистәсендә урнашкан. Биредә 4 ел эчендә яхшы белемле укытучылар хәзерләгәннәр. Учительская школа татарлар өчен беренче педагогик уку йорты булып саналган. Укыту нигездә рус телендә алып барылаган. Беренче инспекторы М.Махмутов була. Учительская школа Февраль инкыйлабыннан соң семинария дәрәҗәсенә күтәрелә, ә Октябрь инкыйлабыннан соң педагогик курслар дип йөртелә башлый. Учительская школада узган 4 ел вакыт Таһири өчен тынгысыз көннәр була. Ниһаять, 1880 елның 28 июнендә Шакирҗан Таһири аны “5” ле билгеләренә генә тәмамлый. Учительская школада укыган елларда, төгәлрәге 1877 елда ул ислам динен иң яхшы белүчеләр ярышында катнаша һәм имтихан тапшыра. Шуның нәтиҗәсендә, Оренбургтагы ислам динен тотучылар җыелышында Таһирига имам, хатип, мөдәррис исемен йөртергә мөмкинлек бирүче таныклык бирелә. Таһириның педагогик эшчәнлеге Учительская школаны тәмамлау белән үк башланып китә. Ул 1880 елның 1 июленнән үк Казан мәдрәсәләренең берсендә рус теле укытучысының ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1881 елның 1 маеннан үзенең чын укытучылык эшен башлап җибәрә. Аны Казандагы татар малайлары өчен ачылган мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгелиләр. Бер үк вакытта Таһири “Усманов” мәдрәсәсендә дә укыта. Биредә ул 1883 елның февраленә чаклы рус теле һәм арифметика укыта. Бу мәдрәсә укыту буенча кадим мәдрәсәләр исәбендә йөрсә дә, шул заманда иң эре җәдид мәдрәсәләрдән саналган “Мөхәммәдия”дән бер генә квартал ераклыкта булган. Чөнки ХХ йөз башында милли мәдәният өлкәсендә барган яңарыш җилләре “Госмания” мәдрәсәсен дә читләп үтмәгән. Шушы елларда Ш.Таһири учительская школада рәсем дәресләрен алып баручы педагог-методист Г.Ю Филиппус белән шөгыльләнеп. Рәсем сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнә. 1888 елның 1 августында ул Иске Татар Бистәсе мәдрәсәсендә рус класслары укытучысы итеп билгеләнә. “Рус телен белү һәм аны үзләштерү- татар халкының мәдәниятле, белемле икәнлеген күрсәтә торган чыганак”, - дип саный Ш.Таһири. Мәгариф өлкәсендәге шушы эшчәнлеге өчен Ш.Таһирины 1892 елның 1 июенендә “За усердие” дип язылган көмеш медаль белән бүләклиләр. Мәктәп-мәдрәсәләрдә рус телен укытып йөрсә дә, әле аңарда Учительская школада рәсем укытучысы булып эшләү теләге сүнмәгән була. Архивта эзләнүләр алып барганда, Таһириның 1896 елның 1 мартында Учительская школа инспекторына кабат гариза язганлыгы ачыкланды. Әлеге гаризасында ул үзенең күп еллар буе мәктәп-мәдрәсәләрдә эшләвен һәм льготалар булуын дә искәртә. Бу юлы Шакирҗан Таһири үз теләгенә ирешә. Инспектор аның мәгариф өлкәсендәге файдалы һәм тырыш хезмәтен, 26 льготага лаек булуын исәпкә алып, учительская школада укытырга рөхсәт бирә. Шул көннән башлап,гомеренең соңгы көненә кадәр Ш.Таһири рәсем, сызым һәм матур язу дәесләрен укыта. Ул заманнарда рәсем сәнгате теориясе һәм методикасында хакимлек итеп килүче геометрик методны саклау һәм ислам динендә табигать күренешләрен, үсемлекләрне, хайваннарны, кешеләрне сурәтләү тыелу эшендә зур хезмәт куеп, гомере буена җигелеп эшләп, 1918 елның гыйнвар аенда вафат була. Ул Яңа бистәдәге татар зиратында күмелә.
Добавил: Марат (16.11.2009) |
Просмотров: 2689
| |