Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Доска Почета

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Янып калды гомере маяк булып, үзеннән соң килгән буынга

Олы Ачасыр авылы халкы җитәкчеләр турында сүз чыкканда, "Менә Тимершин вакытында ..." дип сөйләп китәләр. Югыйсә , "Совет" колхозын Госман Тимершиннан соң берничә җитәкче җитәкләде. Дистә еллардан соң да сагынып сөйләрлек булгач, нинди кеше булганын чамалавы кыен түгел.
Госман үзен яшьтән үк оста оештыручы итеп таныта. 1939 елдан ул Норлат МТСында комбайнчы булып эшли. Тырыш егетне тиз күреп алалар: комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар. Җиң сызганып эшләп, тормышлар рәтләнә генә башлаганда фашистлар Германиясе сугыш башлый. Госманны, әлбәттә инде, Кызыл Армия сафларына алалар. Анда да грамоталы егет тиз күзгә чалына, Краснодардагы хәрби училищега җибәрәләр. Училищедан соң фронтның алгы сызыгына китә , яраланып госпитальгә эләгә . Ләкин комсомолец егет яралары төзәлеп бетүне дә көтми, үзен алгы сызыкка җибәрүләрен сорап, гариза яза. Теләгенә каршы килмиләр, әлбәттә.

Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша. Воронеж өчен барган сугышта Тимершин командалыгында булган взвод беренчеләр рәтендә була.
1942 ел ахырында Тимершин икенче мәртәбә яралана. Яралары төзәлгәч, Ростов шәһәрендә артиллерия полкында хезмәт итә . Ул командалык иткән взвод сугышчыларының кыюлыгына сокланучылар күп була. Соңыннан, шушы көннә рне искә төшереп, Госман ага менә ничек яза: "Һавада немец самолетлары үлем таратып очалар. Авыллар-шәһә рләр дөрләп яна. Тимер юлларда – тетелгән паровозлар, вагоннар. Куркынган хатын-кызлар, балалар елаша, анда-монда чабышып, качу өчен урын эзлиләр. Бөтен Украина ут эчендә . Бу күренешләр әле дә күз алдымда тора. Үлгән әнисенең күкрәген имеп ятучы сабый балаларны искә төшергәндә хәзер дә йөрәгем тетрәп китә".

Иң батыр сугышчы, әлбәттә , командир Госман. Кировоград, Донбасс өчен барган канкойгыч сугышларда татар егете белән торып сугышкан сугышчылар батырлык үрнәкләре күрсәтә. Госман Тимершин исә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Командование аның әти- әнисенә улларының батырлыгы турында хат җибәрә . Үзен- үзе аямый сугышкан Тимершин өченче тапкыр яралана һәм бары тик врачларның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә генә яңадан сафка баса ала.

Госман Тимершин Олы Ачасырга 1946 елда гына әйләнеп кайта. Инвалид булуына карамастан, Ачасыр МТСында партком секретаре булып эшли башлый, аннан соң авыл кулланучылар җәмгыятен җитәкли. Кайда гына эшләмәсен, Госман Тимершин үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Тиздән, 1952 елда аны утыз меңчеләр сафында "Совет" колхозына председатель итеп җибәрәләр. Шактый гына артта калган бу хуҗалык кыска гына вакыт эчендә алдынгылар рәтенә күтәрелә . Ун ел эчендә (1953-63) сөт җитешерү - 9, ит җитештерү - 3,6, йомырка җитештерү исә - 9,5 тапкыр арта. "Ут кеше иде, кулыннан килмәгән эше юк иде. Үзе дә эшли, кешене дә эшләтә белә иде. Мин - председатель, дип тормады, чәчү вакытында , кеше җитешмәгәндә, зур-зур капчыкларны җилтерәтеп алып, арбага ташыганнарын хәтерлим әле", - дип искә төшерә хезмәт ветераны, авылыбызның хөрмәтле кешесе Хәдис Лотфулла улы Фәйзуллин. Олы Ачасыр авылы халкы бик хөрмәт итә аны, 1963 елда Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайлап, зур ышаныч күрсәтә . 1966 елда Госман ага "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә . 1970 елда Г.Тимершин "Приволжье" колхозын җитәкли башлый. Колхозны алга җибәрүдәге уңышлары өчен тырыш фронтовик Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә . Госман ага лаеклы ялга чыккач та , җитәкче урыннарда эшләде. Алар Нәзифә апа белән 4 бала үстереп, барысына да югары белем алырга мөмкинлек бирделәр. Балалары хөрмәткә лаек кешеләр.

Бүген Госман ага безнең арабызда юк инде. Әмма аның эше, үзеннән соң калган якты исеме авылдашларым кү ңелендә мәңге сакланыр.

Гүзәл Минһаҗева,
9 июнь, 2000 ел

Добавил: Марат (01.01.2010) | Просмотров: 2150
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.