Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Это интересно...

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Яхшы эш - сәдака

Бу язма авылдашыбыз, изге кунелле кеше - Минуллин Әнвәр Габбаз улы турында.
Һәр яхшы эш – сәдака.
Әйе, кайбер кешеләр бу дөньяда яхшы гамәлләр, матур эшләр кылып, шул гамәлләренә куанып, шулардан тәм табып яши. Үзенең булган малын, байлыгын хәерле, изге юлларга тота, нарасыйларны, ятимнәрне шатландыра. Әләбәттә мондый кешеләрне яратабыз, хөрмәт итәбез, мондый кешеләрнең азрак булуына уфтанып та куябыз. Ни кызганыч, безнең бүгенге җәмгыятьтә байлыгы була торып та – хәерче, сәламәтлеге булып та – авыру, гыйлемле булып та – надан кешеләр күп. Байлыгын үзе өчен генә тотып, аны “юк-барга” сарыф итмәүчеләрне Аллаһ Тәгалә яратмый. Әмма һәрберебез гамәлләребез өчен соралачакбыз, билгеле. Хәдис: “Кыямәт көнендә бәндә гомерен кая әрәм иткәне, гыйлемен ничек кулланганы, байлыгын ничек табып, кая туздырганы, тәнен ничек кулланганы турында соралмыйча урыныннан кузгалмаячак”. Безнең тирә-юнебездә үрнәк алырлык шәхесләр бар, анысы. Аллаһ Тәгалә мондый кешеләрне безгә гыйбрәт өчен җибәрә. “Сез дә үзегезнең байлыгыгызны менә шулай сарыф итегез, гыйлемегезне шулай кулланыгыз” – дип хәбәр итә. Минем бу урында авылдашым, үзенең изгелеге, матур эшләре белән күпләргә таныш Минуллин Әнвәр Габбаз улын мисал итеп китерәсем килә. Әнвәр абый мактауларга мохтаҗ түгел билгеле, тик аның эш-гамәлләре, кылган яхшылыклары күпләргә гыйбрәт булып тора. Ничек кенә юмарт булырга тырышсаң да Әнвәр Габбазович кебек булдыра алмыйсың. Әле менә күптән тугел генә безнең балаларыбыз (әти-әниләре белән бергә) бушлай Казанда цирк карау бәхетенә ирештеләр. Әнвәр абый, 40 кешелек, “Универсиада” дип язылган өр-яңа автобус яллады, балаларга һәм әниләренә бушлай билет алды. Мондый бәхет тагын кайчан елмайсын? Әлбәттә, һәркемгә эләгә торган бәхет тугел. Балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә бу сәяхәттән соң күңелләре күтәрелеп, ниндидер бер рухи яктан баеп кайттылар. Автобустан төшкәндә һәрберсенең күңелендә рухи канәгатьлек, ә телләрендә әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт сүзләре иде. Әйе, Әнвәр абыйга барлык балалар, әти-әниләр, укытучылар һәм мәктәп коллективы исеменнән, газета бите аша, чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Безнең балаларны шатландырганыгыз өчен Аллаһ Тәгалә сезне дә шатландырсын. Безнең өчен сарыф иткән малыгыз барәбаренә сезгә тагын да күбрәк итеп артырып бирсен. Әнвәр Габбазович кебек олы йөрәкле, мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр тирәбездә күбрәк булып, башкалар да андый шәхесләрдән үрнәк алып, үзләрен дөресләсеннәр иде. Яхшы эшләрдән чирканмыйк, чөнки һәр яхшы эш – сәдака!
Добавил: Марат (21.11.2012) | Просмотров: 4051
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.