Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Как часто Вы посещаете наш сайт?
Всего голосов: 306
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Герои Великой Победы

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Ачасыр Әлмәндәре

"Яшел Үзән" газетасының 1997 елның 1 август санында шушы иесм астында шактый гына күләмле мәкалә басылып чыккан иде. Бу мәкаләдә безнең авылыбызның бик мөхтәрәм кешесе турында язылган. Кызганычка каршы, Мөхәммәтгариф абый бүген инде вафат. Әмма аның авылыбыз өчен эшләгән изгелеге, динсезлек заманында да курыкмыйча динне алып баручы кеше буларак, батырлыгы мәңгегә авылыбыз кешеләре күңелендә сакланыр.
Мөхәммәтгариф 1907 елда Мөхәммәтсафа һәм Галиянең беренче баласы булып дөняга килә. Аның бабасы бик укымышлы кеше була, 55 ел мәдрәсәдә укыта. Гариф башта бабасы мәдрәсәсендә, соңыннан данлыклы Габделхәбир хәзрәттә укый. Әтисе Мөхәммәтсафа исә тирә-юньдә тегүче санала.

Мөхәммәтгариф мәдрәсәдә уку дәверендә әтисе кулы астына керә башлый. 13-14 яшьтә инде ул әтисенә менә дигән алмаш булып үсеп җитә. Өйдән-өйгә кереп, әтисе белән тегү тегеп йөргәнен Мөхәммәтгариф яхшы хәтерли. Колхозлашу чоры башланып, күмәк хуҗалыкта эшләгәндә дә алардан кеше өзелми: ул заманда Олы Ачасырда, тирә-як авылларда Мөхәммәтсафа һәм Мөхәммәтгарифтан пәлтә-тун, кастюм-чалбар, толып тектермәгән кеше сирәк булгандыр.

Ачы сугыш җиле Мөхәммәтгариф капкасына какканда аның дөньясы түгәрәкләнгән була инде. Яшь чибәр хатыны Рәхимә бер-бер артлы өч бала табып бирә. (Сугыштан соң тагын өчесе туа). Кулы эш белгәч, матди яктан да аптырамыйлар. 1941 елның 27 сентябрендә Мөхәммәтгариф авылыбызның бик күп асыл ирләре белән сугышка алына. Беренче Белоруссия фронты 918 нче артиллерия полкының беренче дивизионы составында тупчы булып сугышның башыннан ахырына кадәр сугыша. Польша, Латвия, Литваны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Тупчы булгач, сугышның аеруча авыр участокларында катнашырга туры килә. “Терәлеп тора торган җирләрдә налетлар ясый идек”,- дип искә ала ул. Сугыш тынып торган араларда Мөхәммәтгариф икенче һөнәре-тегүчелекне искә төшерә: сугышчан иптәшләренә кием-салымнарын төзәткәли, тегеп тә бирә.

Тегүче булгач, сугыш күләгәсендә йөрергә тиеш кебек. Әмма фашист син тегүче, син итекче, син бала яки син хатын-кыз дип тормый, юлына очраган һәркемне кыра бара. Шуңа күрә энәне кулга сирәгрәк алырга, күбрәк мылтык тотарга туры килә. Мөхәммәтгариф абыйның орден-медальләре нәкъ менә шуны раслый да. 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Берлинны, Варшаваны азат иткән өчен бирелгән медальләр кавалеры Мөхәммәтгариф абый өчен иң кадерле бүләк – ике “Батырлык өчен” медале һәм Советлар Союзы Герое, Германиядә Совет азат итү гаскәрләре башкомандующие Г.Жуковның рәхмәт хаты.

1945 елның 21 октябрендә Олы Ачасырга аяк баскач, яуга бергә киткән бик күп иптәшләренең кире әйләнеп кайтмавын белә. Шуңа күрә сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Мөхәммәтгарифка колхоз эшен төпкә тагылып тартырга туры килә.60 яшенә кадәр колхоз эшеннән калмый эшләсә дә, яраткан һөнәре – тегүне ташламый.
Аның ата-бабасыннан калган тагын бер изге эше бар, ул да булса – имам тору. Мөхәммәтграиф абый авыл картлаы соравы буенча 40 елга якын имам торды. Совет чорында, динебез кагылган-сугылган заманнарда имам тору үзе бер батырлык булгандыр. Хәзер дә бер генә кешенең дә гозерен кире какмый. Күрше авылларда мәет куярлык, никах укырлык, балага исем кушарлык бер генә укымышлы карт та калмады. Шуңа күрә Мөхәммәтгариф абыйны күрше Кече Шырдан, Урысбага авылларында күрү гаҗәп түгел. Аның моңлы тавышы күп кешеләрнең күңеленә иман нуры салгандыр.

Менә шундый кеше ул күршем. Зирәк акыллы, җиңел сөякле, үткен күзле. Күптән түгел, авылга ялга кайткач, Мөхәммәтгариф абый янына керергә туры килде. Мин килеп кергәндә тегү машинасы янында мәш килеп йөри иде. “Әмир малае тун тегеп бир әле, дип килгән иде. Хәзер генә кире җибәрдем. “Зингерем” дә үзем белән картайды.- калын тирене алмый башлады. Тиресе калынрак – кәҗә тиресе. Юка булса, тегеп бирә идем, нишләп текмәскә... Әтиеңә күптән түгел генә 3 тун тегеп бирдем бит әле, хәтерлисеңме?-ди. Әйе, тегәр иде әле, өчне дә, бишне дә. Исән-сау гына булып озак яшәсен иде. Авылым минем әнә шундый картлар белән күркәм.

А. Миндубаева
Ачасыр Әлмәндәре
Добавил: Марат (02.02.2010) | Просмотров: 2425
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.