Авыл кушаматлары
Безнен авылда кушаматлар бик борынгыдан килә. Кушамат сузенең мәгънәсенә төшенеп китик. Ул ике суздән "кушам" Һәм "ат" (элеккегечә исем) сузләреннән ясалган.Ягъни "исем кушам" мәгънәсендә. Кушаматлар тагылуга игътибар итеп карасак, ул ике төргә буленә: нәсел һәм аерым кешеләргә тагылган кушаматлар.
Нәселгә кушылган кушаматлар борынгыдан килгән, хәтта аларның мәгънәләрен дә аңлата алмыйлар: әҗекә, пита, пашка, метук, кәкрук, чашлы,жәпле, кашик, мөшкәтән, кәчим. Аерым кешелергә тагылган кушаматлар - ул кешенең нинди булуыннан чыгып кушылган. Әйтик, чегән - кешелер белән ирония һәм мыскыллап сөйләшкәне өчен кушылган. Кәҗә - тавышы кәҗә кебек тубән тембрлы булганга, женле - кайнар, җунсез булганы өчен һ.б. Борынгы Болгар чорына барып тоташкан кушаматларга Әнчек, Буре, Аю кушаматларын алырга була. Шулай да авылда киң таралган кушаматлар кош исемнәре белән бәйленгән: чәукәләр, тутыйлар, чыпчыклар, сыерчыклар, тургайлар, тукраннар. Бу кушаматларның килеп чыгышы бөтенлей мәҗусилек чорына барып тоташа. Балык исемнәре белән аталган кушаматларга: чуртан, шукә керә. Шулай ук борынгы төркилер төрле тау токымнарын илаһи көчкә ия дип уйлаганнар, шуңа да "бакырлар" дигән кушамат шул вакыттан калгандыр дип исәпләнә. Һөнәрчелек белән бейле кушаматларга - кортчылар,тимерчелер (Гомеров Юныс абый де), читекче, итекче (Валиев Гумар абый иде), мичче (мичче Гыйльфан), көтуче. Ижтимагый вакыйгаларга нигезләнгән кушаматлар: Депутаталар - КПСС нын 24 съездына барып кайткан Гисматуллина Фатыйма апага тагыла, Солдат Камалетдин- 25 ел буе паташа Армиясендә хезмәт иткән кеше, Казакълар - патша армиясендә атлы казак хезмәтендә булган очен. Холык-фигылъгә атап кушылган кушаматлар: мамыклар- кеше белен сойлешеулере йомшак, ефәкләр(жепәк)- ефәктәй шома, уткер кешелер; бисмилла - дини кешелер; сукабашлар - башлары суканы хәтерләткән; озынтешлер- тешлере башка кешенекенә караганда озынрак; курчаклар- бу нәселдән бер бабай гел чиста, ак киемнән генэ йөргән. Акамаган - иптәшләре уйнарга чакрыгач, бу нәсел кешесе авызына кайнар бәрәңге капкан булган, шуна ашамаган диген сузе - акамаган кебек ишетелген. Менә шундый тарих. (Бу мәгълуматлар Касимова Золфирә апаның авыл турында язылган китабыннан алынды)
Добавил: Марат (07.07.2009) |
Просмотров: 3232
|