Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Вы узнали о нашем сайте:
Всего голосов: 240
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → История села Б. Ачасыры

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Керәшеннәр турында халык риваятьләре

Халкыбызның тарихы ерак гасырлардан килә - ул бай да. фаҗигале дә.Моны, бигрәк тә, 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынгач, дәүләтен югалткан халыкның - милләтен, динен, телен саклап калыр өчен гасырларга сузылган көрәш елларына карап фикер йөртәбез.

Казан ханлыгының буйсындырылуы - ул христан диненең ислам динен җиңүе итеп кабул ителә, чөнки Русия империясендә христиан дине - рәсми дин була. Менә шул еллардан алып, буйсындырылган халык җирләрендә православия дине көчләп таратыла башлый.

Минуллина Нурдидә апа истәлекләре:

"Без яшь чакта, бер сукыр тәтәй бар иде. Ул болай сөйли иде: "Ачасырга чукындыручылар Кечеалан ягыннан кергәннәр һәм ике урамны буе белән христан диненә күчерә, кертә алаганнар. Бала тугачтын исем куштырырга күрше авылдан (Косяково чиркәвеннә) попны ямщиклы атта, колоколлар белән алып килә торган булганнар. (Безнең күрше - Ибатуллин фамилиясендә түгел, ә Иванов фамилиясендә йөргәннәр)

Ногманова Мөршидә апа истәлекләре:

"Ачасырның буа суы ягына карый торган зират асты басуы Кирәмән кашы дип атала. Аның элеккеге икенче исеме "Су аккан". "Нигә болай атала?" - дигән сорауга, Мөршидә апа болай җавап бирде: "Косяково ягыннан авылга чукындырырыга килүчеләр Кирәмән аркылы авылга керә алмаганнар. Ул кыр үзеннән - үзе тибрәлеп торган, нәк су аккандагы кебек"

Ә Җумакау дигән татар авылында (Югары Осланның Юматово авылы) чукынырга теләмәгәннәрне үтергәннәр, калганнары христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булганнар"

Шәйхетдинова Фәһимә апа истәлекләре:

"Чукындыручылар авылның уртасына алмалык чогыры янындагы өйләргә кадәр килеп җитәләр. Арбаш егетләре сәнәкләр белән аларны авылдан куганнар. Элегрәк заманда керәшеннәргә кыз бирү, егетләренә керәшен кызын алу тыелган.Хәтта үлгән кешеләрнең дә зиратта аерым урыннары булган"

Зиганшина Наилә апа истәлекләре:

"Безнең әби-бабаларны керәшеннәр булган дип сөйлиләр. Керәшеннәр чукынган кешеләргә бакыр тәреләр өләшеп йөргәннәр. Поплар килгәндә тәрене чатлыкка куя торган булганнар. Ә поплар киткәч, яңадан идән астына ыргытканнар. Безнең авылда христиан диненә бары ярлы кешеләр генә күчкән, чөнки аларның урысларга түләргә акчалары булмаган"

Валиуллина Фатыйма апа истәлекләре:

"Безнең авылга поплар - Гыйниятләргә килеп йөргәннәр. Аларга килеп ашап-эчеп, кунып китә торган булганнар, шуңа күрә күршеләр аларга кермәгән. Аларны халык яратмаган" (Мәгълүматлар Касимова Зөлфирә апа китабыннан алынды)

Добавил: Марат (10.07.2009) | Просмотров: 2780
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.