Ачасыр авылы тарихы Абдуллин Сәлим язмаларында
1996 елда "Яшел Үзән" газетасында "Олы Ачасыр авылы" исеме астында Сәлим Абдуллинның зур мәкаләсе басылган иде. Ул анда авыл турында шактый гына кызыклы мәглүматлар биргән. Сайтны кулланучыларга бу материаллар кызык булыр дип ышанам.
Олы Ачасыр авылы безнең районның идел арягында урнашкан иң зур торак пунктларның берсе. Соңгы вакытта шәһәрдән кайтучылар агымы авылны шактый киңәйтте. Аерым кешеләргә җир биләмәләре 1978-79 еллар кышында корыган (суыктан) алмагач бакчасы урынына керә башладылар. (Хәзер инде бу урыннар "К.Ш." биләмәсенә керә.) Ә элек бу авыл шактый зуррак булган. Мәскәүдәге борынгы язмалар архивыннан безгә авылның 1771 елгы язмаларда искә алынуын әйткәннәр иде. Ул чакта анда 550 йорт һәм 3000 кеше булган. 1780-83 еллардагы рәсми белешмәләрдә Ачасыр авылында 415 татар, 66 керәшен татары (җан башы - йорт хуҗасы ир) исәпләнгән. Тагы бер кызык сан, өлкән буын хәтерли, авылда колхоз номеры бар иде. 790 га җитә иде ул, колхозга ничәнче кеше булып кергәнне исәпләп барганнар. әйтәләр иде, Норлатта 900 йорт, Ачасырда - 800, Мулла Илендә - 500, Бишбатманда - 600 дип. Олы Ачасыр авылы бик борынгы авыл. Дөрес бу авыл зиратында борынгы кабер ташлары юк. Бу беренче иске зиратның башка урында - Кирееводан ерак түгел урнашкан булуы белән аңлатыла. Урыслар каберләрне казып кәфенлекләрне ала башлагач, зиратны бүгенге урынына күчергәннәр дип сөйлиләр. Хәзер элеккеге территориясенең бер өлеше сөрелгән, калган өлешедә терлекләр көтелә, елга яры да ишерелеп кими бара. Ачасыр авылының борынгы заманнарда барлыкка килүе галимнәр тикшерүләрендә, якташыбыз К.Насыри хезмәтләрендә, Г.Саттаров һәм академик М.Зәкиев эзләнүләрендә раслана. соңгы тарихи язмалар безгә Олы Ачасыр авылынң Идел Болгары тар-мар ителгәннән соң XII-XIII гасырларда болгардан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган дип фараз кылырга ирек бирә. Бәлки Ачасыр да болгарлар килгәнче дә буш җирләр булмагандыр, анда бәлки һуннар нәселе дә сугылгандыр. Тарихчылар Ачасыр халкының чувашлар белән дә бәйләнештә булуын беркетеп калдырганнар. Авылның исеме дә сәер. Ул чувашчадан "атасыз " һәм "баласыз" дип тәрҗемә ителә. Чокырлары, инешләре, елгалары. Олы Ачасыр авылынң урнашуы-планировкасы да бик борынгы: тар урамнар, кәкре һәм көтелмәгән борылышлары булган тыкрыклар. Болар бөтенесе дә тирә-якта бик күп чокырлар булуга бәйләнгән. карт буын кешеләре алар белән бәйләнешле төрле легендалар, хикәяләр, вакыйгалар турында сөйлиләр иде. Авыл чокыр яисә елга янына урнашкан. Авыл кешеләре гади генә инеш дип йөртәләр. Күрше Киреево һәм Бишбатман авылларында яшәүче урыслар бу чокырны - инешне Троня елгасы дип йөртәләр. Чынлап та бу елгага күп кенә инешләр агып төшә һәм аны җәен дә кышын да су белән тәэмин итеп торалар. Һәр чишмәнең үзенең сихри исеме бар. Киреево янында Троня елгасы Буа елгасына кушыла Бу чокыр-елга исеме Троня төрки-татар сүз, тран-тирән сүзеннән алынган. Торангыл чокырында элек заманнарда хайваннар эпедиямиясе - үләте вакытында барлык терлекләрне төтенле ут аша үткәргәннәр. Картлар болай хайваннарны "дәвалау"ны хәтерлиләр һәм урынын күрсәтәләр иде. Зур авылларда бик элек-электән үзләренең табиблары, хайваннарны дәвалаучылар булган. Халык медицинасы кебек ветеринариясе дә үзенең ролен уйнаган, терлек үләтенең зур хәвеф китерүенә каршы көрәшкән. Троня елгасының сул ягында (Бишбатман ягында) тагы ике зур чокыр бар: берсе -Чәпчирмә, икенчесе - Марҗа инеше. Чәпчирмә чувашчадан тәрҗемә иткәндә коры чокыр дигәнне аңлата. Анда чишмәләр юк. Чәпчирмә чокырыннан көнбатыштарак калкулыкта элегрәк көтүчеләр ярышлары оештыра торган булганнар. Озын чыбыркыны кем көчлерәк шартлата, шул көтүчене Ачасырда калдыра торган булганнар. Шартлатуы йомшаграк булган көтүчеләр башка тирә-як авылларга көтүчелеккә ялланырга чыгып киткәннәр. Үзләре белән шактый яшләрне ярдәмче итеп алып китә торган булганнар. Марҗа инеше, күп сулы, печәнгә бай зур 80 гектарлы чокыр. Зур чишмәдән аккан су үзе бер елга кебек, хәрби топография картларында төшерелгән. Марҗа инеше татарча кимсетүле тупас кебек яңгыраса, урысларда да шулай китап сүзе түгел. “Засынка”, әмма урыслар бу инешне бик-бик хуп күрәләр. Аның печәне чокыр туклылырак. Көтү Бишбатман чалуларыннан бу инешкә күчерелгәч, сыерлар сөтне бермә-бер арттырганнар. Урыс хатыннары сыерны көнгә з яки 4 тапкыр саварга мәҗбур булганнар, сөт тә куерак, майлырак булган. Олы Ачасырдан көньяк-көнчыгыштарак озын һәм шактый зур Җәлал чокыры сузылып киткән. Атамасы хуҗасы исеме белән бәйләнгән. Элегрәк ул чокыр урман белән ккпланган булган. Урманын кисеп файдаланганнар. Ачасыр кырларын кипмәүче Сәкел елгасы кисеп үтә. Аның шактый тирән һәм киң яр буйларныңда шулай ук сәер исемле чокырлар күп. Сәкел елгасының исемен чуваш теле белән аңлатырга мөмкин.. Сәкел – кармак, кайберәүләр юлда токарлык мәгънәсендә диләр. кайберәүләр Сәкел-сак ил дип аңлатмакчы була.Сәкел башыннан ерак түгел бер калкулык бар. Ул калкулыктан хәзер Казан утлары күренә. Имеш борын заманда анда илне саклаганнар. Дошман килеп чыкса, ут ягып Казанга хәбәр салганнар. Сәкел елгасының уң як ярында Бурсык, Бикмәш, Кызлар уе дип аталган чокырлар бар. Бурсык чокырында бурсыкла күп булган, Бикмәш чокырының хуҗасы үз вакытында шул исемдәге кеше булган. кызлар уе – кызлар чокыры дигән сүз. Элек язын кызлар анда күңел ачарга, төрле уеннарда катнашырга төшә торагн булганнар. Тагын Ачасыр авыл тирәсендә Бураша һәм Дуңгыз чокырлары бар. бураша чокырында бүреләр күренгеләгән. Берчак алар бер солдатка ташланганнар. Дуңгыз чокырында исә кайчандыр кабан дуңгызлары күбәеп киткәннәр һәм чокырга шул исемне ябыштырып куйганнар. Авылның төньяк-көнчыгышында Келәт чаты чокыры бар. Кайчандыр анда ачлык елларда һәм хәвеф-хәтәр булган елларда община кешеләренә бирү өчен саклана торган икмәк амбарлары (келәтләр) булган. Шул келәтләргә бәйле чокыр исеме һәм бер урман – Ачасыр халкы милке булган урман исеме тарихка кереп калган. Авыл исеме кебек чокырларның исемнәре дә ниндидер дәрәҗәдә үткәннең серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Олы Ачасыр авылының басулары төп икегә бүленеп йөртелгән, хәзергечә әйткәндә, авылдагы Кече кыр, ә төньякта башка җирләр. Көньякта Ачасыр җирләре Косякова авылыннан ярты чакрымнан башлана. Буа елгасына кадәр җир мәйданы Ар як дип атала. Буа елгасыннан ар якта, теге якта, бер ягы Киреево авылы кырына кадәр килеп җитә. Бу 400 гектардан артык басу Олы Ачасырның иң уңдырышлы җире дип санала. Элегрәк бу җирләрдә хуҗалыкка иң кирәкле культуралар: кукуруз, чөгендер, суган үстерүдә файдаланганнар. Элегрәк бодай җирләре булган диләр. Аннан соң Буа елгасыннан авылга таба Кирәмәт, Кече кыр үзе, Бүре куагы, ә Җәлал чокырыннан Кече Ачасыр чигенәкадәр 80 гектарда Ышна басуы урнашкан. Бу җирләр уңдырышлылыгы белән уртачага керәләр. Ышна урманын кисеп ясалган басу инде ул. Ә Кирәмәт басуы мәҗүсилектән калган исемдер. Хәзер дә Кирәмәт тавында адашу очраклары бар, “изгеләр” адаштыра диләр. Кирәмәт күрше чуваш һәм мариларда изге җан, Алла кебек сурәтләнә, аңа табыналар. Мәҗүсилек калдыгы булып тора. Ә Бүре куагы әлеге Тронья елгасы инеш буйлары, уңдырышы яхшы булгангамы, анда электән киндерчәчкәннәр, соңрак яшелчә үстергәнәр. Авылның төньягында Җәләл башы, Көек кыры, Тронгол башы, борынгы Госман юлы, ә хәзер Калканча яки Форел участогы. Каркусын, Татар елгасы, Бикмәш, Тушнагыр башы, Келәт чаты, Май тавы басулары җәелеп ята. Аннан төньяктарак Сәкел басуы, Шаваш арты - тимер юл аръягы бар. Җәлал башы- зур чокыр шуннан башланганга шулай атаганнар. Көек кыры урманны яндырып басу иткәнгә Көек дип аталган. Көек дигән басу исеме Мулла Илендә дә бар. Элегрәк Госман юлы ( К.Насыйри бу җирдәге урманны Шырдан мулласы кистереп Бәчеккә юл салган дип язып калдырган). каланча, Форел участогы, Каркусын һәм башкалары уртача уңдырышлы балчыклы җирләр. Каланча атамасы сугышка кадәр тригонометрик нокталарга каланча куюдан калган, Форел участогы сугыштан соң бер шул исемдәге комбайнерның бу участокны башлап та урып бетерә алмавы аркасында аннан көлү белән калган. Татар елгасы борынгы атама булырга тиеш. Академик М.Зәкиев эзләнүләрендәге “ясачные татары” вакытыннан калгандыр дигән фараз бар. Май тавы дигән атама Ачасыр кешеләренең масленница бәйрәме вакытында – март башында Казанга май чабарга бик күпләп баруыннан калаган диләр. 1858 елгы “Казан губернасы”дигән Россия генерал штабы офицерлары язмаларында Казанга масленница вакытында авыллардан ун меңнән артык ат килүе әйтелгән. Анда Карагуҗа авылы әйтелә. Ачасырдан да шулай ук күп кешеләр май чабуда катнашкан булырга тиеш диләр. Картлар шулай әйтә. Инде Каркусын атамасы – ул чуваш теленнән ак балчыклы участок дип аңлатыла. Чыннан да ул участокта ак балчыклы җирләр. Татар елгасы чокыр һәм басуында сугышка кадәр полевой стан булган, колхозчылар анда кунып эшләгәннәр, икмәк суктырганнар, кичләрен мунча кереп юына торган булганнар. Сәкел елгасы буенда киндер һәм кәбестә һәм башка яшелчәләр үстергәннәр. ул җирләрдә салкын чишмәләр бар. Салкын чишмәләрне кара чишмә дип атыйлар. Аларда су эчеп яки коенып – юынып, кинәт сау кешеләрнең үлеп китү очраклары булган. Шуңа да ул кизүләрне электән үк сихерле дип сөйләгәннәр. Олы Ачасырдан төп юллар Май тавы күпере аша Казанга, Зөягә, Заводка-Зеленодолга юнәлә. Аннан Норлатка, Төрләмәгә, Козловкага юнәлә. Моннан тыш, авыл арасы юллары күптән үк булган инде. Элек Буа елгасы буйлап Чуваш юлы булган дип фаразлыйлар. Хәзер ул онытылган. Ачасыр янында Тронья елгасы – инеш аша күпер бик борынгыдан саклана, яңартыла. Май тавы күперендә 1913 елда патша хөкүмәтләре биргән (Романовлар династиясенең 300 еллыгы хөрмәтенә) акчага юлга таш җәйдерәләр. Аннан тыш, Буа елгасы аша Косяково юлындагы күпер ел саен яңартылып торган. Сәкел елгасы аша да күпер һәр елда яңартыла торган булган. Хәзерге вакытта бу юлларда асфальт түшәлгән.
Добавил: Марат (13.07.2009) |
Просмотров: 3225
|