Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Как часто Вы посещаете наш сайт?
Всего голосов: 306
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → История села Б. Ачасыры

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Ачасыр авылы турында шигырь

Гомәр Саттаров-муллиле безнең авылыбыз турында шактый гына күләмле шигырь язган иде. Бу вакыйга 1997 елның 1 мартында булды. Музей ачылганда ул кунак булып килгән иде, шул вакыт авылыбыз турында шигырь дә чыгарды. Бу шигырьне сайтка кертергә кирәк дип таптым, чөнки авылыбызга кагылышлы һәрнәрсә кызык һәм файдалыдыр дип уйлыйм.
Борынгыдан, болгардан
Тау ягында бер авыл бар,
Исеме - Олы Ачасыр,
Исемендә - олы тылсым,
Исемендә - тирән сер.
Монда туган Таһирилар,
Рәмзия Афзалилар,
Моннан Ләззәт, Алсулар,
"Туган тел" дип, "Милләт", - дип,
Җан атуда,эш-хезмәттә,
Яртауда ярсулар.
Күпләр синдә андыйлар;
Каюм бабабыз рухын
Заманча дәвам иттереп,
Заманча яшәтә торган
Бүгенге Насыйрилар.
Ачасырда чишмәләр күп,
Суларында зәмзәм тәм,
Ачасырда чибәрләр күп
Шуңа Ачасырда ямь.
Иртән, кичен ачыла монда,
Күңелгә хуш, дәртле җыр,
Җырлый тау ягы авылы-
Җырлый Олы Ачасыр.
Бар олысы, бар кечесе-
Икесе дә Ачасыр,
Ачасырның исемендә,
Кешеләре җисемендә
Күркәм милли асыл җыр-
Чагыла тарих, чагыла чор.
Татар тарихы маңгаенда,
Җыерчыкланган тирән сыр,
Синдер Олы Ачасыр,
Насыйри музеен ачып,
Мәктәбебез музеен ачып,
Шул сырларны - тылсымнарны
Бераз ача, ача сер,
Бүген безгә Ачасыр.
Шуңа ачасырлыларга
Якташларга рәхмәтләрем,
Ихтирамым ифрат зур.
Добавил: Марат (24.07.2009) | Просмотров: 3003
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.