Музей турында кыскача белешмә
Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы мәгърифәтче К.Насыйриның туган авылы Шырданнан 7 км. ераклыкта Олы Ачасыр авылында урнашкан. Безнең комплекс 1997 елның 1 мартында ачылды һәм ул XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында яшәгән урта хәлле крестьян тормыш-көнкүрешен сурәтли.
Биредә шул чорга туры килгән йорт кына түгел, архитектура корылмалары, бакча участогы һәм мунча да бар. Шуңа күрә болар барысы бергә Каюм Насыйри музее түгел, ә мәгъри-фәтче — галим исемендәге архитектура һәм этнография комплексы дип атала. Музей-комплекс әби-бабаларыбызның ничек яшәгәнлеген күзалларга ярдәм итә. Йорт үзе 2 яктан тора: беренче як — ак як, ирләр ягына керү ягы, зал, кухня унашкан. Икенче як — хатын-кызлар ягы — хатын-кызлар бүлмәсеннән тора. Ишек алдында архитектура корылмалары: кияү келәте, зур базы булган ачык сарай, кул эшләре сарае, җылы абзар урнашкан. Бакча артында ак мунча бар. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бакчасы аша ак мунчага юл сузылган. К.Насыйриның 1892 елда басылып чыккан «Чәчәкләр һәм үләннәр» хезмәтенә таянып, дару үләннәре, чәчәкләр дә үстерәбез. К.Насыйри исемендәге Архитектура-этнография комплексы халыкка 12 ел хезмәт итә. Шушы еллар эчендә комплекста 460 ка якын кызыклы экспонат тупланды. Әйберләрне туплау, реставрацияләү фәнни эш алып барыла, лекцияләр, мәдәни белем бирү чаралары үткәрелә. Безнең музейда К. Насыйриның үз кулы белән ясалган өч экспонат та саклана. Алар: сәке, күн белән тышланган диван һәм шкаф-секретер. Болар музейның алтын фонды булып торалар. Архитекурно-этнографический комплекс имени К.Насыри находится в селе Большие Ачасыры в 7 километрах от родной деревни великого татарского просветителя Каюма Насыри. Наш комплекс открыт с 1 марта 1997 года и отражает жизнь крестьянина –мусульманина, жившего в конце XIX в начале ХХ века. Именно комплекс, а не только музей, потому что, здесь находится не только этот дом-музей, но и архитектурные построения, садовый участок, а также баня. Музей-комплекс помогает представить, как жили наши дедушки и бабушки. Сам дом состоит из двух половин. Первая половина — белая, мужская половина включает себе прихожую, гостевую и кухню. А вторая женская половина состоит из женской комнаты и комнаты для омовения. Во дворе находятся архитектурные построения: клеть жениха, навес каменным погребом, сарай теплый хлев. В конце огорода стоит баня с белой топкой. Дорожка к бане проходит через огород, в котором выращивается овощи и фрукты. На основе книги К.Насыри, напечатанной, 1892 году «Цветы и растения» выращиваем цветы, лечебные травы. АЭК им. К.Насыри служит людям уже 12 год. На протяжении этих 12 годов в комплексе собран более 460 интересных экспонатов; ведется активная работа по комплектованию, реставрации, научному исследованию, проводятся лекции, интересные культурно-образовательные мероприятия
Добавил: Марат (27.05.2009) |
Просмотров: 3000
|