Мәчетебез турында
Олы Ачасыр авылы Яшел үзән районында иң зур авылларның берсе булып тора. авыл гомер-гомергә үзенең динлелеге, дини кешеләрнең күп булуы белән аерылып торган. электән үк авылыбызда ике мәхәллә, мәдрәсә булуы билгеле. Бу мәдәрәсәләрдә безнең танылган имамнарыбыз, хәзрәтләребез дин сабакларын өйрәткән. кыскасы, авылыбыз халкы үз иманын гомергә саклап килгән. Хәтта чукындыру заманнарында да авылга килгән чукындыручыларны халык кыйнап авылдан куып чыгарган.
Без моңа үзебезнең әби-бабаларыбызга рәхмәт әйтергә тиешбез. Без бу хезмәтебездә авылыбзының дини тарихын язарга булдык. Дин юлында хезмәт иткән авылыбзының мөхтәрәм кешеләрен онытырга безнең хаккыбыз юк! Безнең авылда революциягә кадәр авылда ике мәхәллә (ике мәчет) булган. бары ХХ гасыр башында гына мәктәп (мәдрәсәләр) ачылган. Аларны Хәбир мулла мәдәрәсәсе (җәдитчә), Зариф мулла мәдрәсәсе (кадимчә) дип атап йөрткәннәр. сугышка кадәрге чорга каәрге авылыбзынң мәчетләре, аның имамнары турында башка мәгълүматлар сакланмаган. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорларда авылыбыздагы мәчетләребез турында 1943 еллар. Илдә дәһшәт бара. Әмма кемнәргәдер бу гына җитми. Халыкның сабырлыгын аның иң кадерле нәрсәсе белән дә сынамакчы... Әй, авылым, тын калдык бит... Башларын кискәзн үлән кебек, әби-бабаларның, хәтта балаларның да башлары түбән иелде. Халык елады да елады. Азан тавышы да башка ишетелмәде. Урамның һәр почмагында бары бер сүз: мәчет манарасын кистеләр. Халкым аңсыз түгел. моны Аллаһы Тәгаләдән килгән бер олы сынау дип кабул итте. Манараның киселеп җиргә авып төшкәндә авылыбзның күптәнге тарихы да киселде. әмма шушы михнәтне күргән халкым да бу авыр газапны Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорап кичерә алды. Өметсезлеккә бирелмәде. Әмма азан тавышы ишетелмәде. Ае киселеп каядыр юкка чыгарылды. Мәчет бүрәнәләрен дә берәм-берәм каядыр сүтеп ташып бетерделәр. Мәчет урынында кап-кара җир генә калды. Мәчетнең юкка чыгарылуы белән әкрен генә халык күңелендәге иман да, гомер-гомергә килгән әхлак, әдәп тә югала башлады. бу караңгылык 46 ел дәвам итте. 1989 елның салкын гыйнвар айлары. 46 ел үтсә дә халык күңелендә иман нуры сүнеп бетмәгән икән. Әби-бабаларыбыз качып-посып булса да динебезне саклап, аның киләчәк буынга ирешүенә догалар кылып яши бирделәр. Аларны бернинди куркыту да, изү дә туктата алмады. Нәрсә генә эшләсәләр дә, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләделәр. Һәр адымнарын бисмилла дип атладылар. Менә шушы вакытта авылыбзның мөхтәрәм кешесе Файзуллин Әнвәр Галләметдин улы килеп чыга. Аның хыялы - авылыбыздагы элеккеге тарихны кире кайтрау, авылыбыз өстендә яңадан азан тавышы ишеттерү була. Шушы максат белән ул 1989 елны яңа мәчет салдыру өчен акча җыю, материаллар табу эше белән көне-төне чаба башлый. төрле заваодларга, учрежденияләргә ярдәм сорап бара. Аның чабуы юкка булмый. әйтерсең лә аңа Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәтеп, фәрештәләр канатын җәеп тора. Ниһаять, 1991 нче елның август ае да килеп җитә. Мәчеткә ай куелып, яңадан беренче тапкыр авылыбз 2стендә азан тавышы ишетелдә, яңа мәчеттә береенче намаз укылды. бу вакытта авылыбзда ике мәхәллә иде. әйткәнемчә, мәчетләр булмаса да, картларыбыз дин тотуны ташламадылар. Җомга намазлары, гает намазлары укылып килде. Мәхәлләләрнең берсендә Мәхәммәтгариф Мәхәммәсафа улы, ә икенчесендә Габбаз Ярулла улы имамлык итте. Яңа мәчет ачылгач. иамлык вазифалары Мәхәммәтгариф Мөхәммәтсафа улына йөкләнде. Ул авыл картлары соравы буенча 40 елга якын имам торды, халыкның аңын төзәтү, туры юлга күндерү эшен армый-талмый башкарды. Бер гнеә кешенең дә гозерен кире какмады. Күрше аылларда мәет куярлык, никах укырлык, балага исем кушарлык бер генә укымышлы карт та калмаган заманнарда Кече Шырдан, Урысбага авылларында аны күрү гаҗәп түгел иде. Авылыбызга иман нуры таратканы өчен аңа Аллаһы Тәгалә үзенең җәннәтләрен насыйп итсен. 1993 елда мәчеткә кушып мәдрәсә бинасы салынды. Аны салдыруда киткән чыгымнарны, аңа алынган кирпеч, кирәк-яраклар, финанс чыгымнарын тулысы белән авылыбыздан чыккан изге күңелле кеше - Минуллин Әнвәр Габбаз улы күтәрде. Мәчетебезнең бүгенге хәле. 1991 елда мәчетебз ачылгач, аңа 1995 елның 1 апреленә кадәр Файзуллин Әнвәр җитәкчелек итте. Ул мәчет рәисе булып эшләгән вакытларда мәчеттә зур үзгәрешләр булды. Көнгә биш вакыт намазга чакырган азан тавышы гел ишетелеп торды. 1995 елның апреленнән соң мәчет рәисе һәм мөәзин итеп Равил Габделсамт улы кадиров билегләнде. Ул 1999 елның 2 апреленә кадәр рәис вазифаларын үтәде, ә мөәзин булып 2001 елның сентябренә кадәр торды. 1999 елның 2 апоелннән мәчет рәисе итеп Юныс галләметдин улы Сиразиев эшли башлады. Хисапчы һәм финанс эшләре буенча җаваплы итеп Хәдис Хәбибулла улы Бикмуллин билгеләнде. 2001 елның сентябреннән мәчет рәисе һәм мөәзин вазифаларын башкаручы итеп Әнвәр Әсраретдин улы Абзалин сайланды. Ул бүгенге көнгә кадәр шушы вазифасын җиренә җиткереп башкарып килә. Мәчетебез ачылганнан бирле шактый үзгәрешләр кичерде. Ул тагын да матурайды. Эшләнгән кайбер эшләр: 2003 елда мәчетебезнең өйалды яңадан матурлап, бизәкләп эшләнде; 2004 елда мәчетнең тышкы ягы кирпеч белән тышланды; 2005 елда манара яңадан матурлап эшләнде, 2 метрга күтәрелде;
Добавил: Марат (02.06.2009) |
Просмотров: 2628
|