Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Как часто Вы посещаете наш сайт?
Всего голосов: 306
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Ачасырская мечеть

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Мәчетебез бүген

Ачасыр авылы мәчете елдан-ел төзекләнә, тирә-күрше авыллар арасында үзенең иң төзек, матур булуы белән аерылып тора. Чөнки мәчетне караучы, аның төзеклеген кайгыртып торучы картлар булганда безнең мәчетебез гел шулай төзек торыр, Алла боерса. Шушы мәчетне төзек хәлдә тотуда мәтәвәллият әгъзаларының роле зур.
Ачасыр авылы мәчете елдан-ел төзекләнә, тирә-күрше авыллар арасында үзенең иң төзек, матур булуы белән аерылып тора. Чөнки мәчетне караучы, аның төзеклеген кайгыртып торучы картлар булганда безнең мәчетебез гел шулай төзек торыр, Алла боерса. Шушы мәчетне төзек хәлдә тотуда мәтәвәллият әгъзаларының роле зур. 2003 елдан алып 2008 елга кадәр мәчетебездә мөтәвәллият әгъзалары булып торган түбәндәге бабайларыбызны атап китәсе килә:
1. Хаҗи Габбаз хәзрәт Ярулла улы - имам
2. Әнвәр Әсрар улы – мөәзин;
3. Хәдис Хәбибулла улы – хисапчы;
4. Юныс Галләметдин улы – ревком рәисе;
5. Равил Габделсамат улы;
6. Гусман Каримулла улы;
7. Касим Хатип улы;
8. Габделмалик Габделбари улы – ревизия ( 2009 елда вафат булды);
9. Хәдис Лотфулла улы.
Шушы бабайлар ярдәме белән мәчетебездә зур төзекләнү эшләре башкарылды һәм башкарылып килә.
2008 елда Минуллин Әнвәр Габбаз улы ярдәме белән “Бәйрәш” чишмәсе яңадан яңартылды. Яңа бура корылды, күпер салынды, асфальт юл түшәлде. Бу эшләр Юныс Галләметдин улы, Әнвәр Әсраретдин улы, Хәдис Хәбибулла улы, Гусман Кәримулла улы тарафыннан башкарылды. Алар шушы изге эшләрдә армый-талмый эшләделәр һәм аларга Ходай Тәгалә исәнлек бирсен. Моннан тыш тагын шушы бабайлар катнашында ел саен зиратыбыз чистартылып һәм яңартылып тора.

Авылыбызда чишмәләр бик күп. Аларны төзекләндерү һәм яңарту өстендә соңгы елларда күп эшләнде. “Бәйрәш” чишмәсе яңартылгач, 2007/2008 елларда Күҗәмкәдәге “Шайтан” чишмәсе дә яңартылды. Аңа матур итеп яңа йорт салынды, баскычлар ясалды. 2008 елның 23 августында шушы чишмәне тантаналы рәвештә ачу булды. Бу изге эшне башлаучылар һәм чишмәне яңартучылар авылыбызның мәшхүр кешеләре Хәбибрахман абый белән Мөнирә апа балалары: Рәшит, Равил, Зөфәр, Наил Гыйльфановлар иделәр. Аларга бөтен авыл халкы рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу изге эшләре өчен Алаһы Тәгалә аларга исәнлек-саулык бирсен иде.

Мәчетебездә мәдрәсә эшләп килүе турында алда әйтелгән иде инде. Мәдрәсәнең эшчәнлге елдан-ел үсә, камилләшә. Дин гыйлемнәрен өйрәнергә теләүчеләр арта, бигрәк тә мәктәп яшендәге балалар бик теләп мәдрәсәгә йөриләр. Габбаз хәзрәтнең армый-талмый эшләве, балаларга чын күңеленнән дин сабаклары бирергә тырышуы эзсез югалмый. Ел саен шәһәр күләмендә үткәрелеп килә торган Коръән бәйгеләрендә безнең шәкертләребез гел алдынгы урыннарны алып киләләр. Менә алар:
2005 ел: 1 урын- Җәмәлиева Алисә Рәшит кызы;
2 урын – Ибатуллин Рәмил Рәшит улы;
2006 ел: 1 урын - Җәмәлиева Алисә Рәшит кызы;
2 урын - Ибатуллин Рәмил Рәшит улы;
2007 ел: 1 урын - Җәмәлиева Алисә Рәшит кызы;
3 урын – Ибатуллин Рәмил Рәшит улы;
2008 ел: 1 урын - Җәмәлиева Алисә Рәшит кызы;
3 урын – Ибатуллин Рәмил Рәшит улы;
2009 ел: 1 урын - Ибатуллин Рәмил Рәшит улы; (14 яшлекләр арасында)
1 урын – Гиззатуллина Фирүзә Фәргат кызы; (10-11 яшлекләр арасында)

Шәкертләрне яхшы әзерләгәне өчен Габбаз хәзрәт грамоталар белән бүләкләнеп килә.

Бүгенге көндә мәдрәсәдә 3 төркемдә 20 кеше белем ала.

Мәчетебез бүген
Добавил: Марат (06.08.2009) | Просмотров: 2159
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.