Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Ачасырская средняя школа

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Соңгы кыңгырау – авыл баласы өчен беренче сынау

Гадәттә, журналистлар җырчының чыгышын тасвирлаганда, аның нинди киемдә булуы, нинди җыр җырлавы хакында язалар, бу җирдә ялгышты, бу җирдә сүзләрен онытты, кебек характеристика бирәләр. Мин исә, бу язмада, җырчы сәхнәдә чыгыш ясаганда ничек итеп теге яки бу җырның сайланганы, гомумән, чыгыш вакытында булган кичерешләр турында, аз гына булса да, ачыклык кертергә булдым.
Мин – шәһәр кызы. Гимназияне дә, югары уку йортын да туып-үскән Казан шәһәрендә тәмамладым. Бу бер дә масаеп әйтә торган сүз түгел, ә минем кебек миллионлаган шәһәр кызлары кабатлый ала торган тормыш факты гына. Күптән түгел генә группадашым Зөлфәт Зиннуров белән Яшел Үзән районының Ачасыр авылындагы урта мәктәпнең “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә катнашырга туры килде. Авыл мәктәбендә бу бәйрәм бөтенләй башка төрле үтә икән. Бер карасаң, шәһәр мәктәбендәге кебек үк, шул ук котлаулар, шул ук сүзләр, шул ук җырлар яңгырый. Ләкин, бәйрәмнең рухы икенче төрле иде. Хәер, быелгы Соңгы кыңгырау бәйрәме Ачасыр мәктәбе өчен дә гадәти түгел, үзенчәлекле иде: быел мәктәп илленче чыгарылыш классы белән саубуллашу бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмгә мәктәп ачылуга эшли башлаган беренче укытучылар һәм мәктәпнең иң беренче чыгарылыш укучылары да чакырылган иде. Укучылар дип, алар инде илле ел элек мәктәпне тәмамлап, илебезнең төрле почмакларына таралып, хәзер исә олыгаеп баручы ханымнар һәм әфәнделәр дисәк, дөресрәк булыр.

Бәйрәм дулкынландыргыч мизгелләргә бик бай булып чыкты. Гадәттә, кая чакыруга карап, билгеле бер җырларны сайлап моңсуларын дәртле җырлар белән чиратлаштырып әзерләп куям да, үз программамны үти идем. Бу бәйрәмгә килгәндә дә, чыгарылыш класс укучыларына дәртлерәк җырлар тыңлау күңеллерәк булыр дип, күңелемнән шул дәртле җырларны кабатлап бара идем. Ләкин барысы да мин уйлаганча килеп чыкмады. Алдан Зөлфәт белән, котлау ише официаль бүлеге тәмамлангач, бәйрәмчәрәк иттереп, бәләкәй генә концерт программасы оештырып алырбыз дигән идек. Әмма котлау өлеше бик озакка сузылгач, оештыручылар котлауларны безнең җырлар белән аралаштырырга дигән карарга килде. Шулай итеп, бәйрәмдә һич уйланмаган җырларны җырларга туры килде. Программа буенча әти-әниләргә багышланган җыр кирәк. Минем “Туган йорт тәрәзәләре” дигән җырым бу очракта бик тә килешә иде. Бу җырны концертларда башкарганда да бик дукынланып җырлый идем. Әти-әниемне һәрвакыт хөрмәт итсәм дә, аларга булган иң зур мәхәббәтем, иң тирән ихтирам хисе әле соңгы елларда гына уяна башлады. Минем каршымда утырган аналарны күздән кичергәч, аларның бөтен уй-фикерләре миңа бик ачык һәм аңлаешлы кебек тоелды. Алар, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, югары уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйланып утыра иде. Әнә шул уйлардан сыкрап-сыкрап чыккан йөрәк сызланулары җырымның куплетлары арасында кушылып киткән скрипка тавышына үрелеп чыга иде сыман. Әти-әниләрнең күз яшьләре белән мөлдерәмә тулы күзләренә караган саен, минем дә күңелем тула башлады. Менә-менә тамагым кысылып, күземнән яшьләр агылыр сыман, җырым өзелер сыман. Үземнең шулай хисләргә бирелеп җебеп китүем бер дә дөрес түгел иде, билгеле. Үз-үземне кулга алып, инде җыр ахырында күңелемдә уйнаган хисләр кичерешеннән тавышымда ниндидер яңа аһәңнәр барлыкка килүе мине гаҗәпләндерде. Бәлки, тыңлаучылар өчен ул сизелмәгәндер дә. Ләкин үзем өчен, “бу халәтне истә калдырыга кирәк, җыр болай әйбәтрәк яңгырый”, дигән фикерне күңелемә салып куйдым. Хәзер дә “Туган йорт тәрәзәләре” дигән җырымны җырлаганда, шул әти-әниләрнең карашларын искә алам да, шул халәтне югалтмыйча җырның башыннан ахырына кадәр сузарга тырышам. Шулай итеп, үзең белән бергә җырларың да үсә икән, үзгәрә икән дигән ачыш та ясап куйдым үзем өчен.

Бәйрәм дәвам итте. Сүз, шушы бәйрәмнең иң хөрмәтле кунаклары – мәктәпнең иң беренче укытучылары һәм укучыларына бирелде. Чәчләренә көмеш кунган “укучыларга” карагач, күңелдән “илле елдан соң без дә шулай матур итеп тезелеп басарбыз микән, укытучыларыбыз каршында башларыбызны горур күтәреп, күзләренә туры карый алырбыз микән”, дигән уй сызылып үтте. Без барыбыз да хатирәләр, кызыклы да, гыйбрәтле дә истәлекләр дөньясына чумдык. Мин инде бәйрәмгә бераз дәрт өстәп җибәрү кирәктер дип, “Яшьлегем язлары” җырын башкарырмын дип уйлаган идем. Соңыннан, Зөлфәт белән киңәшләшкәч, “Сахралар” уңышлырак булыр дигән фикергә килдек. Ни дисәң дә олы яшьтәге абый-апалар татар халык җырларын яхшырак кабул итә. Чынлап та, җыр вакытында алар барысы да тын да алмыйча, бик зур игътибар белән тыңлап утырдылар. “Бу яшь кенә, ябык кына җырчы кызый татар халкының озын көен ахырына кадәр сузып бетерә алыр микән, бормаларын җиренә җиткереп алдыра алыр микән”, – дигән шикләнү дә булгандыр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Ә мин исә, бу җырым өчен тыныч идем. Мәктәптә укыган вакытлардан бирле җырланган бу җырымның һәр юлы, һәр бормасы күңелемдә ташка уелган кебек. Артык калыплашу булмасын өчен, мин ара-тирә кайбер җирләрендә яңа бормалар белән җырлап карый идем. Ә моны күп тапкыр кабатланган, бик яхшы белгән җырда гына эшләп була.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре үтеп, инде чыгарылыш кичәләре, югары уку йортларына керү имтиханнары якынлашып килсә дә, Ачасыр мәктәбенең кыңгырау чыңы әле һаман да колакта яңгырый. Авыл мәктәбендә балалар арасындагы дуслык мәктәпкә кергәнче үк башлана. Мәктәптә ул ныгый, сынала, аннан да бигрәк, туганлык хисләре барлыкка киләдер. Алар өчен мәктәп белән аерылышу – укытучылар, дуслар белән аерылышу гына түгел, туганнары, әти-әниләре, туып-үскән йортлары белән аерылышу дигән сүз. Әлбәттә, яшьләрнең тизрәк яңа тормышка аяк басасылары киләдер. Үзләрен мөстәкыйль, җаваплы һәм ирекле шәхесләр итеп тоярга телиләрдер, билгеле. Бәлки, бәйрәмгә әзерләнү мәшәкате белән аның мөһимлеген үзләре сизми дә калганнардыр. Ләкин, ара-тирә булса да, “бу көннән башлап, мин монда инде кунак булып кына саналам, бу көннән башлап, мин инде монда хуҗа түгел, бу көннән башлап, минем исем бу мәктәп өчен тарих кына”, дигән уй әледән-әле күңелләрен чеметеп-чеметеп киткәндер. Шулай да, илле ел элек мәктәпне тәмамлаган абый-апаларның соңгы чыгарылыш бәйрәмнәренең һәр мизгеле хәтерләрендә уелып калган кебек, быелгы чыгарылыш класс балаларының хәтерләрендә уелып калыр сыман. Үзем исә, һәм группадашым Зөлфәт Зиннуров, шул якты бәйрәмнең бер хатирәсе булып калуыбызга бик шатбыз.

Искәрмә: Алия Исрафилова КДУның журналистика факультетында белем алган. Җырчы булудан тыш, каләм иясе дә әле. Алга таба да аннан шундый эчтәлекле язмалар көтеп калабыз!

Алия ИСРАФИЛОВА
http://tatsong.ru/news/?id=203
09.06.2009
Соңгы кыңгырау – авыл баласы өчен беренче сынау Соңгы кыңгырау – авыл баласы өчен беренче сынау Соңгы кыңгырау – авыл баласы өчен беренче сынау
Добавил: мәтрүнә (12.06.2009) | Просмотров: 4364
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.