Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры
Логин:
Пароль:
 
Регистрация | Напомнить пароль

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Вы узнали о нашем сайте:
Всего голосов: 240
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Детский сад Гульчачак

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Олы Ачасыр авылы балалар бакчасы тарихыннан

Авылда балалар бакчасы беренче булып 1946 елда оеша. Анда беренче булып эшли башлаган кеше һәм аны оештыручы Мулла Иленнән килгән Нәсимә Гафиятуллина була. Без Нәсимә ападан балалар бакчасы тарихы турында мәгълүматлар сораган идек. Аның сөйләве буенча кызы безгә шактый гына кызыклы тарих алып килде. Шушы тарихны сайт кулланучыларына тәкъдим итәбез. Тарих Нәсимә апа авызыннан сөйләнгәнгә күрә, без аны шул рәвешчә бирүне кирәк таптык.
"Олыгайган саен үзеңнең үткән тормышың, яшлек еллары турында уйланасың икән. Бу уйлар минем өчен дә ят нәрсә түгел. 9 дистәне тутырып килгәндә, Олы Ачасыр авылына килеп төшүләрем бүгенге кебек күз алдымда.
1946 ел ахырында Норлат районы уку-укыту бълеге мөдире Зиннәтуллин Сафиулла абый приказы белән мине Олы Ачасыр авылына балалар бакчасы мөдире итеп җибәрделәр. Миңа авылдагы дәүләт хезмәткәрләренең балалары өчен бер группалы бакчаны оештыру максаты куелды.
Мин балалар белщн 1938 елда ук эшли башладым. азмы-күпме тәҗрибә туплаган идем инде. шулай да балалар бакчасын оештыру, эшне башлап китү җиңел булмады.
Мулла Иле авылыннан Ачасырга килгәч, мине ул вакытта авыл советы рәисе булып эшләгән Гафиятуллин Габдулла абый ачык йөз белән каршы алды, кирәк чакта ярдәм итте. Балалар бакчасын оештыру эше шулай итеп 1947 ел башында башланып китте.
Ул җәйге бакча каршындагы китапханә бинасына урнашты. Бакчага тәрбияче итеп Шәрәфиева Рәйхананы, аш пешерүче итеп Гыймадиева Суфияне, җыештыручы итеп Зиятдинова Зәйнәпне эшкә алдык.
Бинаның эче буш, коры стеналар гына каралып тора. Бакчага беренче җиһазларны Яшел Үзән мебел фабриксыннан алып кайттым. Йомшак инвентерларны Чабаксардан, Козловкадан, Казаннан ташыдык. Машина сорап барганда, МТС җитәкчесе Камаев Дәүләтшә абый миңа һәрвакыт Хайбуллин Габдулланы бирә иде. Мин аның белән бик күп җирләрдән балалар бакчасы өчен кирәкле әйберләрне ташыдым. Бу эш безне кавыштырды.
Ул вакытта кибетләрдлә хәзерге шикелле әйберләр тулып ятмый, бөтенесе дә дефицит иде. Җиһазлар зур кыенлыклар белән генә җыйналды. Бакча бюджет хезмәткәрләренең балалары өчен генә оештырылды, бер генә группа булганга күрә, анда 3 яштән алып 7 яшкәчә сабыйлар йөрде.
Балалар бакчасы авыл советы рәисе гафиятуллин Габдулла, "Совет" колхозы рәисе Хәйретдин, МТС директоры Камаев Дәүләтшә, Селпо рәисе Гайнуллин габдулла ярдәме белән эшләп китте.
Бер кыенның бер рәхәте, дигәндәй, баллар бакчасында тормыш гөрләп барды. Җәйге бакчада балалар концертлар куйдылар. Яңа елны каршылау, Совет армиясе көне, Советлар иле бәйрәмнәре, 8 март хатын-кызлар көне билгеләп үтәлде. Май, 9 май бәйрәмнәренә бик җитди әзерләнә идек. транспаратлар, флаглар ясый идек, шарлар тотып, бәйрәмчә киенеп, урамнар буйлап демонстрацияләргә чыга идек. Җәйге бакчадагы концертта сәхнә урынына баскычны куллана идек, ул баскыч җирдән шактый күтәрелеп тора, нәк махсус эшләнгән сәхнә шикелле. Тыңларга да халык җыела иде, күрәсең кызык булган. Клубларда без бик күп чыгыш ясый идек. кешеләр көчле алкышлар белән каршы ала һәм озата иделәр.
Җәйге матур көннәрдә болыннарга чыгу оештырыла иде.
Яңа оештырылган балалар бакчасында МТС җитәкчесе Камаев Дәүләтша абыйның ярдәме аеруча зур булды. 25 меңчеләрнең берсе ул, бик зур абруйлы, тирә-юндә билгеле кеше иде. Машина сорап барсам, бервакытта да кире бормады, гозеремне һәрвакыт тыңлады.
Иң авыр мәсьәләләрнең берсе-мичкә ягу, утын хәзерләү иде. бер вакыйга әле дә йөрәгемне тырнап тора. Ягулык өчен җаваплы оешмадан утынны тиз генә алып булмый иде. Шулай бервакыт мин бакчаны ничек җылыту, утынны кайдан табу турында телефоннан сөйләштем. Утын юк. Бакчага ягарга кирәк. Камаев Дәүләтша абый моны ишетте дә, үзенең ишек алдына кайткан утынны төятеп, безнең бакчага илтеп бушатырга кушты. Ул вакытта яшлек белән дә,чарасызлыктан да булгандыр инде, озак уйланып тормадык. Иптәшем Габдулла белән шпаллар төяп алып чыктык. гайшә апаның күз карашы әле дә күз алдымда тора.
Албабада кайткан утын булмаганда, бузайдан торф ташый идек. Госман абый утын я торф ташырга гел Тимершин Габбазны бирә иде. габбаз юл буе җырлап бара, җырлап кайта иде.
Тора -бара без бу катиапханәдән яхшырак бинага - МТС ның элекке конторосына күчтек. монда без 1967 нче елга кадәр эшләдек.
1967 елда беренче тапкыр зур балалар бакчасы салынды. Ул50 балага исәпләнгән, ә 60 ар бала йөри иде. Шәһәр бакчаларыннан бер дә ким түгел иде ул: ике группалы, ике йокы һәм ике юыну бүлмәсе,зал, аш пешерү, кер юу бүлмәсе, аерым бинада утын сарае һәм ягу бүлмәсе урнашкан. Бу бинаны ул вакыта колхоз рәисе булып эшләгән Тимершин Госман абый күмәк хуҗалык хисабыннан эшләтте. Участогына алмагач, карлыган куаклары утырттык. Бакчага яңа җиһазларны Василевоның бюджеттагы бер балалар бакчасыннан ташыдык. Госман абый бакчаны эшләтте генә түгел, һәрялап аңа ярдәм итеп килде. чын хуҗа иде ул!
Балалар бакчасында озак хезмәт иткән, балалр тәрбияләүгә зур өлеш керткән
кайбер кешеләрне атыйсым килә. 1962-1965 елларда мөдир эшен Абзалова Саимә башкарды, озак еллар тәрбияче булып Хайруллина Нәсимә, абзалова Асия, Кәримуллина асия, Нигмәтҗәнова Зөһрә, җыештыручылар - Шәрәфиева Рәшидә, Шәйхетдинова нурия, Шәрәфиева Фәүзия, тимершина Саимә, Зытядинова Зәйнәп, Яруллина Сәкинә, пешекчеләр - Гыймадиева Суфия, Сибгатуллина Рауза, Сиразиева зәйнәп, Гобәйдуллина Әминә, кер юучы булып Гафиятуллина Фәүзия, хисапчы булып Хәдичә, Тимершина асия, гармунчы Булып Фәхриев Габдулла, ягучылар булып Шәйхетдинов шәйхенур, Әдиятуллин Хәлил, Маликов Гомәр, каравылда Шәйхетдинова Фәимә эшләде.
Минем үземә озак еллар буе авыл советы рәисе булып эшләгән Хәеров Габдрахман, Михаил Евграфов, колхоз рәисе Иламов Мансур белән эшләү җиңел булды.
шушы балалр бакчасында мин пенсиягә чыккнчы һәм чыккач та эшләдем. Балалар бакчасы яхшы бакчалар рәтендә йөрде. Район бүлекчәсе Күчмә кызыл вымпелны берничә тапкыр бакчабызга тапшырды, пенсиягә дә зурлап озатты. Озак еллар эшләгән өчен "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләндем.
1975 елның 18 августыннан минем эшемне Файзуллина Тәскирә дәвам итте
Олы Ачасыр авылы балалар бакчасы тарихыннан Олы Ачасыр авылы балалар бакчасы тарихыннан
Добавил: Марат (06.08.2009) | Просмотров: 4683
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.