АВЫЛДА – МӘҮЛИД КИЧӘСЕ
4 февраль көнне авылда Мәүлид кичәсе булып узды
Сүз башы Дингә тартылучылар көннән-көн арта бара. Өч көнлек дөньяның икесен яшәгәннәр генә түгел, урта буын вәкилләре һәм яшьләр арасында ислам кануннарына таянып яшәүчеләр күбәйде. Моны шәһәрдә генә түгел, хәтта авылларда да сизергә була. Мисал өчен туган авылым Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылын китерә алам. Динсезлек чорыннан соң төзелгән мәчеткә, мин кечкенә чакта, 90елларда намазга кеше аз йөри иде. 1993елда Кабан арты мәдрәсәсендә белем алып кайткач, Валиуллин Габбас хәзрәт мәчеттә дин белемен өйрәтергә кереште, менә шул вакыттан халык әкеренләп намазга баса башлады. Бүгенге көндә инде Габбас хәзрәт ике тапкыр хаҗи булган, авылыбызның мөхтәрәм, олы хөрмәткә лаеклы кешесе якшәмбе мәктәбендә балаларны укыта. Элек бер төркем булса буген инде 3 төркемгә бүленеп укыйлар. Ел саен Яшел Үзән шәһәре һәм районы күләмендә үткәрелүче Коръән укучылар бәйгесенә үз шәкертләре белән барып гел җиңеп, призлы урыннар алып кайталар.
Аллага шөкер мәчетебездән 5 вакыт азан тавышы ишетелеп тора, өйлә намазына бер 10 -15ләп кеше килсә, Җомгага инде әз булса да утызлап кеше җыела. Ураза, Корбан гаетләрендә мәчет шыгырым тулы була диләр. Тик мәчет, үз акчасына гына бүгенге көндә кызганыч, көн күрә алмый, иганәчеләр ярдәм итеп тормаса аның хәле мөшкел булыр иде...
Аллаһының мәрхәмәтле бәндәсе
Авылыбыздан атаклы кешеләр, галимнәр, байлар, эшмәкәрләр күп чыккан. Шундыйларның берсе Яшел Үзән шәһәрендә үзенең кибетләр челтәрен тотучы, игелекле эшмәкәр Әнвәр Габбас улы Миннуллин. Күрәмсең, әти-әнисе бишектән үк дөрес тәрбия биргән. Гади авыл егете, туган туфрагын онытмый. Мәчеткә сәдакә биреп торудан тыш, аны замана тәлапләренә туры китереп эшләтергә ярдәм иткән кеше дә ул. Ни дисәң дә авыл мәчете шәһәр тәлапләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган, мине шак-каттырганы, хәтта тәһәрәт алу бүлмәсе дә суы агып китерлек итеп эшләнелгән, мәдрәсә бинасында да барлык уңайлылыклар тудырылган. Гает бәйрәмнәренең бездә зурлап өч көн буена үткәрелүе турында әйтеп тә торасы юк, менә быел башка еллардан аермалы буларак, Әнвәр абый ярдәме белән авыл тарихында беренче тапкыр зурлап Мәүлид кичәсе дә үткәрелде.
Пәйгәмбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа сәлләллаһү галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көнен Ислам кануннары кысаларында билгеләп үтү саваплы гамәлдер. Хәзрәте Әбү-Бәкер әс-Сиддыйкъ (радыйллаһү ганһ) әйтүенчә "Кемдә кем Пәйгәмбәребез Мөхәммәд сәлләллаһү галәйһи вә сәлләмнең мәүледен укытырга бер генә дирһәм (көмеш акча) тотса, ул бәндә җәннәттә минем дустым булыр”,-дигән. Амин, шулай була калсын диясе генә кала инде. Шушы кичәне үткәрү идеясе белән, барлык финанс чыгымнарын үз өстенә алып, кичәгә килгән бер кешене дә нәүмиз калдырмады Әнвәр Габбас улы.
Мәүлид кичәсе
Бәйрәмнен беренче өлеше мәдәният йортында башланып китте. Шәһәребез мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт вәгазьләрен һәм мәчеткә йөрүче шәкертләрнең Коръән сүрәләрен, кичәне алып баручы "Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Марат Гомәр улы укыган хәдисләрне тыңлап таш бәгерле кешенең дә күңеле эрер хәлдә иде. Ни дисәң дә, арабызда һәр барчабыз гөнаһ иясе ич, сөйләгән вәгазьләрдән бәлки кемнәрдер тәүбә итеп тә утырганнардыр. Тик изге ният белән килгән урында нәфесен тыя алмаучылар да, ни кызганыч, күземә чалынып китте. Килгән һәр кешегә сәдакә өчен Рәшидә абыстайның намаз китабы һәм чәй өйләшенде. Шунда кайберәүләр хәтта икешәрне сорап алдылар, "Күршем фәлән апа килә алмады, аңа да бир әле”,-диюче апалар бар иде. Аларның сораганыннан үзем оялып утырдым, шәкертләргә генә диеп өләшелгән шамаилләрне дә кыстырып китүчеләр булды. Әй, Ходаем, соң ул сәдакане алдың да бетте түгел бит, аның өчен ким дигәндә дога кыла белергә кирәк, юк шул, тыштан яулык бәйләсәк тә эчтән үз-үзебезне чистартып бетерә алмыйбыз икән, кызганыч.
Вәгазь, Коръән сүрәләре, хәдисләрдән торган кичәнең беренче өлеше тәмамлангач, бәйрәмнең икенче өлеше мәчеттә үтте. Монда инде, өйлә намазы укып, мул табында чәйләр эчелде. Намазга бабайлар да, яшьләрдә шактый килгән иде...
Намаз укучы яшь егетләрнең кайсысына карыйсың да уйлап куясың, әти-әнисе бердә дини кебек түгелләр иде, сөбеханалла балалары намаз укый, башка балалар белән узыша-узыша сүрәләр ятлый. Әнвәр абый кебек үрнәк күрсәтүчеләр, Габбас хаҗи кебек өйрәтүчеләр булганда иншалла киләчәк өметле диеп сөенәсе генә кала.
Мәүлид бәйрәмендә сый хөрмәт белән сыйланганда хәзрәтләрдән алтын сүзләр дә күп ишетелде. Һәм иң шатландырганы шул, Әнвәр Габбас улы ел саен берәр кешене хаҗга җибәрә торган иде. Габбас хәзрәтне дә икенче тапкыр итеп хаҗга ул җибәрде, аннан соң шәһәрдәге мәчет әһелләренә шундый зур бүләк ясады, менә ниһаять быел, янә безнең авыл халкына менә дигән мөмкинлек. Ислам кануннары буенча атлаучы, мәчет өчен үз көчен куючы бер кешене быел хаҗга җибәрәчәкләр, кем икәнен бабайлар үзләре сайлыячак икән. Пенсиясе белән генә ...әллә ни ерак китә алмаган аксакаллар өчен бу олугъ бүләк була инде.
Сүземне йомгаклап...
Шуны әйтәсем килә, әй кадерле, мөэмин-мөселман кардәшләр. Барлык мөмкинлекләребез дә булган чакта, хәлебездән килгәнчә Пәйгәмбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа сәлләллаһү галәйһи вә сәлләм кушканча дин юлыннан атласак иде. Кешедә күргән барлык яхшы сыйфатларны да үзебездә булдырырга ашкынсак, Пәйгамбәребезнең асыл сыйфатларын үзебезгә үрнәк куйсак иде. Тәккәбер булмыйча, үзебезне әллә кем иттереп санамыйча, кешене кеше итеп, мохтаҗларга аз гына булса да ярдәм кулы сузырга онытмасак иде. Ким дигәндә, шушы гамәлләребез белән җәннәткә үзебезгә хәзинә тупласак, әйләнә-тирәдәгеләрне дә шуңа өндәсәк иде, иптәшләр!
А. Җамалиева
Добавил: мәтрүнә (23.02.2012) |
Просмотров: 2770
|