Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Оцените дизайн нашего сайта:
Всего голосов: 396
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Герои Великой Победы

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан авылдашлар

Бөек Ватан сугышы безнең авылны да читләтеп узмады. Бик күп авылдашларыбыз сугышның беренче көннәреннән кулларына корал тотып, гаиләләрен, балаларын калдырып Ватанны явыз дошманнан сакларга киттеләр. 16-18 яшьлек егетләрнең күбесе сугыш кырларында ятып калды. (Сугыштан кайтмаган авылдашларыбызның исемнәрен дә сайтка кертербез әле, Алла боерса) Кайберләре Җиңү яулап үз туган авылларына кайту бәхетенә ирештеләр. Шушы язмада кайбер авылдашлар турында мәгълүматлар кертергә булдык.
Адиев Файзрахман Адеевич
Файзрахман абый 1926 елның 15 ноябрендә Олы Ачасыр авылында туа. Сугышка 1943 елның 5 ноябрендә Норлат военкоматы аша алына. Сугыштан соң армиядә хезмәт итә һәм аннан 1950 елда гына кайта. Сугыштан кайткач авылда төрле эшләрдә эшли. 1994 елда вафат була.

Ахметов Хабибрахман Нигмәтҗан улы
1913 елның 30 мартында туа. Сугышка Норлат военкоматы аша китә. Сугышта сержант булып хезмәт итә. Сугыштан кайткач бригадир булып эшли. 1998 елның 30 мартында вафат була.

Бикмуллин Коям Бикмулла улы
Туган елы билгесез. 1941 елда сугышка алына. 1945 елда исән-сау кире әйләнеп кайта. Кайткач колхозда эшли. 1984 елда үлә.

Бикмухаметов Марат Гафият улы
1926 елда туган. 1943 елда сугышка алына. 1950 елдан кайта. Сугыштан соң Яшел Үзән шәһәренең Фанер заводында эшли. 1965 елда үлә.

Валеев Самат Бари улы
1923 елда туа. Сугышка 1942 елда китә. Сугыштан 1947 елда рядовой званиясе белән кайта. Кайткач колхозда эшли. 1993 елда үлә.

Валеев Габделхак Гани улы
1923 елда туа. Сугышка 1941 елда китә һәм 1946 елда сугыштан кайта. Кайткач колхозда эшли. 1976 елда үлә.

Валеев Ярый Зариф улы
1913 елда туа. Сугышка 1941 елда китә. Сугыш беткәч туган авылына әйләнеп кайта. “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Бүгенге көндә вафат.

Галимов Хәбир Кадыйр улы
1915 елда Олы Ачасырда туа. Урысбага мәктәбендә башлангыч белем ала, колхозда бераз эшләгәч, аны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул Владивостокта диңгез буенда ике ел ярым хезмәт итә.
Финнар белән сугышта катнаша. Сугыштан соң Казанга кайтып заводка урнаша. 1941 елда сугыш башлануга фронтка китә. Одесса өчен барган сугышларда катанаша. 3 тапкыр яралана. Ике Кызыл йолдыз ордены, 1 дәрәҗәле орден һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда сугыштан Олы Ачасырга кайта һәм гаилә корып колхозда эшли. Бүгенге көндә вафат.

Гыйләҗев Борһан Гыйләҗетдин улы
1912 елда туа. 1941 елда сугышка алына. 1945 елда сугыштан “За победу” медале белән бүләкләнеп кайта. Кайткач 1946 елдан МТС та эшли, 1951 елдан Бишбатман авылында сатучы, 1965 елдан колхозда экспедитор булып эшли. 1995 елда үлә.

Гарифуллин Нурулла Салават улы
1920 елда туа. 1942 елда сугышка китә. Сугыштан 1945 елда кайта. Кайткач китапханәдә эшли. 1992 елда үлә.

Гатауллин Абдулла Гатаулла улы
1905 елда туа. 1943 елда сугышка китә. Медальләре һәм орденнары бар. 1946 елда сугыштан кайта.Кайткач завферма булып эшли. 1994 елда үлә.

Гизатуллин Хәким Шайхулла улы
1920 елда туа. Сугышка 1941 елда китә. Сугышта “За отвагу” медале белән бүләкләнә. 1949 елда сугыштан кайта. Кайткач тракторчы булып эшли. 1991 елда вафат була.

Гайнуллин Закир
1907 елда туа. Сугышка 1941 елда китә. “За отвагу” дигән медал белән бүләкәнә. 1943 елда сугыштан кайта. Колхозда эшли. 1989 елда үлә.

Гайнуллин Заһир Насыйбулла улы
1918 елда туа. 1939 елда армиягә алына, шуннан сугышка китә. “Красная звезда”, “За отвагу”, “За оборону Сталинграда”, “За победу над Германией” орден һәм медалләре белән бүләкләнә. Сугыштан 1946 елда кайта һәм яшелчә бригадиры булып эшли. 1992 елда үлә.

Замалиев Кәрим Габдрахман улы
1918 елда туган. Сугышка 1939 елда китә. Сугыштан 1946 елда кайта. Кайткач фанер заводында эшли. Үлгән елы билгесез.

Зарипов Гариф Зариф улы
1904 елда туган. Сугышка 1941 елда китә һәм 1945 елда кайта. Кайткач авылда колхоз рәисенең урынбасары булып эшли.”За оборону Лениграда”, “За победу над Германией”, “За отвагу СССР” медалләре белән бүләкләнә.1967 елда үлә.

Заһидуллин Хафиз Галиулла улы
1920 елда туа. 1942 елда сугышка китә. 1947 елда рядовой званиясе белән кайта. Кайткач комбанер, завсклад булып эшли.1989 елда үлә.

Замалиев Харис Замалетдин улы
1894 елда туа. Сугышка 1942 елда киткән. 1945 елда рядовой званиясе белән сугыштан кайта. Кайткач Волга аша салынган тимер юл күперен салуда катнаша. Үлгән елы билгесез.

Зиганшин Хафиз Мөхәммәтҗан улы
1923 елда туа. Сугышка 1942 елда киткән һәм 1944 елда рядовой званиясе белән кайта. Кайткач Косяковада МТС та эшли, колхозчы була. 2001 елда үлә.

Ибатуллин Хабибулла Гыйният улы
1915 елда туа. 1939 елда сугышка китә. Сугыштан 1946 елда кайта. Кайткач алмагач бакчасының каравылчысы булып эшли. 1998 елда үлә.

Мингазов Кашаф
1920 елда туа. Сугышка 1943 елда китә. 1945 елда кайта. Кайткач бригадир булып эшли. 1986 елда үлә.

Мингалиев Ярулла Мингали улы
1898 елда туа. Сугышка 1941 елда китә. 1946 елда кайта. Шахтада эшли. Үлгән елы билгесез.

Сибгатуллин Габбаз Сибгат улы
1926 елда туа. 1943 елда сугышка китә. 1946 елда сугыштан кайта. Кайткач колхоз рәисе ярдәмчесе булып эшли. Тавык фермасында мөдир булып тора. 1990 елда вафат була.

Тимуршин Хуҗа Тимерша улы
1918 елда туа. Сугышка 1940 елда китә. 1946 елда исән-сау әйләнеп кайта. Кавказ медале бүләкләнә. ревизор булып эшли. 1985 елда үлә.

Тимуршин Габдулла Мөхәммәтша улы
1923 елда туа. Сугышка 1942 елда китә. 1947 елда кайта. “Орден Великой Отечественной войны” белән бүләкләнә. “Совет” колхозы рәисе, склад мөдире булып эшли. 1998 елда вафат була.

Тимуршин Госман Мөхәммәтша улы
1919 елда туа. 1940 елда армиягә китә һәм 1941 елда сугышка алына. Сугышта каты яралана. “Орден Великой Отечественной войны”, “Орден Славы”, “Орден Почета” белән бүләкләнә. 1946 елда сугыштан кайта. Кайткач МТС секретаре. 1953-1970 елга кадәр “Совет” колхозы рәисе булып эшли. 1996 елда вафат була.

Хаеров Габдрахман Габделхәер улы
1907 елда туа. Сугышка 1941 елда китә. 1945 елда кайта. Кайткач авыл советында эшли. 1990 елда үлә.

Хоснетдинов Борһан Коям улы
1924 елда туа. Сугыша 1942 елда китә. “За боевые заслуги”, “За победу Германией”, “За взтяие Берлина” , “За освобоңдение Варшавы”, Медаль Жукова һ.б. бик күп орден медалләр белән бүләкләнә. Рейхстагны алуда катнаша. Сугыштан 1949 елда кайта. Кайткач МТС та шофер булып эшли. Бүгенге көндә исән-сау.

Шамсетдинов Юныс Аухади улы
1920 елда туа. Сугышка 1943 елда китә. 1945 елда кайта. “Орден Великой Отечественной войны” белән бүләкләнә. кайткач колхозда бригадир, рәис булышчысы, завферма булып эшли. 1996 елда вафат була.

Шәйхетдинов Шәйхенур Шәйхетдин улы
1925 елда туа. Сугышка 1943 елда китә. 1949 елда сугыштан кайта. Колхозда эшли. 1987 елда үлә.

Җиһаншин Галимҗан Җиһан улы
1914 елда туа. Сугышка 1941 елда китә. 1945 елда кайта. “За отвагу”, “За Сталинград” медалләре белән бүләкләнә. Старший сержант званиясе алып кайта. Кайткач агроном булып эшли. 1993 елда вафат була.

Яруллин Зиннәт Ярулла улы
1916 елда туа. Сугышка 1941 елда китә. 1946 елда сугыштан кайта. Колзозда балта остасы булып эшли. 1994 елда үлә.

Добавил: Марат (30.01.2010) | Просмотров: 2233
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.