Бөек мәгърифәтче Шакирҗан Таһири - Ачасыр авылыннан
Бөек мәгърифәтче, беренче татар әлифбасына нигез салучы, беренче каллиграф Шакирҗан Таһири авылыбызның горурлыгы булып тора. Дөрес, аның турында әле бик аз өйрәнелгән. Әмма булган мәгълуматлар бу шәхеснең ни дәрәҗәдә бөеклеген күрсәтә. К.Насыйриның туганы булуы авылыбзның элек-электән мәгърифәтле авыл булуын раслый. Әмма бүгенге көндә бу төшенчә югалып бара бугай...
Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһири элекке Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Олы Ачасыр авылында 1858 нче елның 27 нче февралендә (яңача 12 нче мартта) туа. Әтисе - Әхмәтҗан абзый өяз ахуны буларак танылган кеше була. Шакирҗан башлангыч белемне авылыбыз мәдрәсәсендә ала һәм соңыннан Казанга килеп, "Мәрҗәния" мәдрәсәсенә укырга керә.
Шакирҗан мәдрәсәнең мәшһүр шәкертләреннән саналган. Әтисе - Әхмәтҗан абзый да Ш.Мәрҗәнинең тугры дусты булган. Шакирҗанның мәгърифәтчелек хәрәкәтенә кушылуына әнә шулар сәбәпче булгандыр.
Сүз уңаеннан, Таһириның большевик Х.Ямашевның беренче укытучысы булуын да әйтеп узарга кирәк.
"Мәрҗәния"не тәмамлагач, укуын дәвам итү теләге белән 1876 нчы елда Казанда әле яңа гына ачылган Татар Укытучылар мәктәбенә укырга керә. Бу уку йорты иске Татар Бистәсендә урнашкан. Биредә 4ел эчендә яхшы белемле укытучылар хәзерләгәннәр.
Укытучылар мәктәбендә узган 4 ел вакыт Таһири өчен иң тынгысыз көннәр була. Ниһаять, 1880 нче елның 28 нче июнендә Шакирҗан Таһири аны "5"ле билгеләренә генә тәмамлый.
1881 нче елның 1 маеннан үзенең чын укытучылык эшен башлап җибәрә. Аны Казандагы татар малайлары өчен ачылган мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгелиләр. Бер үк вакытта Таһири Усманов мәдрәсәсендә дә укыта.
Биредә ул 1883 нче елның февраленә кадәр рус теле һәм арифметика фәннәрен алып бара.
Шушы елларда Ш.Таһири Укытучылар мәктәбендә рәсем дәресләрен алып баручы педагог-методист Г.Ю. Филиппус белән шөгыльләнеп, рәсем сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнә. Аның рәсем укытучысы исемен алу өчен тәкъдим ителгән рәсемнәре Петербургның сәнгать академиясендә уңай бәяләнә.
Шулай итеп, 1883 нче елның 8 октябрендә татарлардан беренче буларак Таһирига өяз училищеларында рәсем укытучысы булып эшли алу хокукын раслаучы таныклык бирелә.
Ш.Таһири кулга таныклык алгач, Татар Укытучылар мәктәбендә рәсем һәм матур язу укытучысы вазифасын башкару өчен рөхсәт сорап, инспекторга гариза яза. Кызганычка каршы, аның гаризасы кире кагыла. Чөнки Укытучылар мәктәбе урта уку йорты, ә Ш.Таһирига монда эшләү өчен белемен күтәрергә кирәк була.
Гаризасы кире кагылгач, Таһири Казан мәдрәсәләрендә рус теле дәресләрен алып баруын дәвам итә.
"Рус телен белү һәм аны үзләштерү- татар халкының мәдәниятле , белемле икәнлеген күрсәтә торган төп чыганак . Мин балаларымны башта бер-ике ел татарча укытам, аннан соң гына рус мәктәбенә бирәм", -дия торган булган Ш.Таһири. Шул рәвешле , педагогика өлкәсендә бик оригиналь карашлар калдырган.
Мәгариф өлкәсендәге шушы эшчәнлеге өчен Ш.Таһирины 1892 нче елның 1 июнендә "Тырышлык өчен" дигән көмеш медаль белән бүләклиләр.
Мәктәп-мәдрәсәләрдә рус телен укытып йөрсә дә, әле аңарда Укытучылар мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшләү теләге сүнмәгән була.
1896 нчы елның 1 мартында Укытучылар мәктәбе инспекторына кабат гариза язганлыгы ачыкланды. Әлеге гаризасында ул үзенең күп еллар буе мәктәп-мәдрәсәләрдә эшләвен һәм льготалары булуын да искәртә. Бу юлы Шакирҗан Таһири үз теләгенә ирешә. Инспектор аның мәгариф өлкәсендәге файдалы һәм тырыш хезмәтен, 26 льготага лаек булуын исәпкә алып, Укытучылар мәктәбендә укытырга рөхсәт бирә.
Ул заманнарда рәсем сәнгате теориясе һәм методикасында хакимлек итеп килүче геометрик методны саклау, һәм ислам динендә табигать күренешләрен, үсемлекләрне, хайваннарны, кешеләрне сурәтләү тыелу кебек күренешләр, Таһириның рәсем укытучысы буларак эшчәнлегенә тискәре йогынты ясыйлар. Шуңа күрә ул рәсем дәресләрендә төрле геометрик фигуралар сызу, класста
җиһазларның фасадын ясарга өйрәтү һәм биналарның аерым өлешләрен сызарга өйрәтү белән чикләнергә мәҗбур булган.
Ш.Таһириның эшчәнлеге бер яклап кына бармый. Ул балалар укыту белән бергә җәмгыятькә файдалы эшләр да башкарган.
1901 нче елда Казанның Дары бистәсендә урнашкан рус-татар училищесы бина булмау аркасында Арчага күчерелә. Әлеге мәктәпне яңарту, торгызу эше Таһири исеме белән бәйләнгән була. Ул үз акчасына һәм Учительская школа уытучылары ярдәме белән Дары бистәсендә яңа йорт төзетә. Һәм 1902 нче елның көзендә рус-татар училищесы яңадан ачыла.
1902 нче ел тагын шул яктан истәлекле: ул 1 январь көнне "Станислав" исемендәге орден белән бүләкләнә.
Ш.Таһириның педагогик эшчәнлеге күп кенә уку йортлары белән бәйләнгән. Ул елның 25 августында Казандагы коммерческое училищеның директоры Немировскийдан ислам дине һәм каллиграфия дәресләрен алып бару өчен берничә сәгать бирүен үтенә.
Нәтиҗәдә, ул бу училищеда да дәресләр алып бара башлый.
1906 нчы елда Ш.Таһириның өченче зур бүләккә лаек булуы билгеле. Монысы "Изге Анна" исемендәге орден була.
Ә 1913 нче елда Казанда татар хатын-кызлары өчен гимназия ачу эшен оештырып йөрүче төркемдә катнаша. Аның уку-укыту планын төзү эшендә дә зур өлеш кертә.
1915 елның 16 октябреннән Таһири Казанның 1 – реальное училищесында ислам динен укыту вазифасын тулысынча үз өстенә ала.
Февраль һәм Октябрь революциясе елларында Чистай, Казан шәһәрендәге укытучылар курсында эшләвен дәвам итә.
Ш.Таһири халыкка аң-белем тарату эшендә зур хезмәт куеп, гомере буе җигелеп эшләп, 1918 нче елның январь аенда вафат була. Ул Яңа Бистәдәге татар зиратына күмелә.
* * *
– Вартан әфәнде, иң беренче чиратта шуны әйтергә кирәк, без бабагыз Шакирҗан белән авылдашлар һәм барлык ачасырлылар исеменнән аның белән чиксез горурлануыбызны белдерәм.
– Чынлап та, бабам Шакирҗан Таһиров 1858 елның 28 февралендә (иске стиль буенча) Казан губерниясе Зөя өязенең Олы Ачасыр авылында өяз ахуны Әхмәтҗан Таһири гаиләсендә туган, шулай булгач, якташлар булып чыгабыз инде.
– Ул дини һәм дөньяви белемгә ия кеше, белемне кайсы уку йортларында алган?
– Әлбәттә, башлангыч дини белемне гаиләсендә алган һәм ул шулкадәр тирән һәм сыйфатлы булган ки, алга таба белемен Казанда мөселман дөньясында иң абруйлы уку йортларының берсе – Мәрҗания мәдрәсәсендә дәвам иткән. Биредә ул гасырдагы гарәп шагыйре Мөхәммәт-әл-Басыйриның «Касыйдә и Бөдрә» әсәрен тәрҗемә итә. Бу китапның кулъязмасы хәзер Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
– Ш.Ә.Таһировның яшьлек чоры һәм башлангыч иҗаты гасыр ахырында зур фәнни ачышлар һәм техник казанышлар чорына туры килә.
– Мәрҗания мәдрәсәсеннән соң Идел, Урал буе төбәкләренә җәдитчелек идеяләрен тарату үзәгенә әверелгән Татар укытучылар мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлап чыккан татарларга урыс телен өйрәтә, бик матур нәтиҗәләргә ирешә.
– Аны бит әле татарның беренче рәссамы дип тә атаучылар бар!
– Нәкъ шул елларда аның рәсем ясау, каллиграфия, сызым сызу сәләте ачыла. Санкт-Петербургта Император сәнгать академиясендә татарлардан беренче булып шәһадәтнамә ала. Аның оста рәссам, әйбәт телче булуы чыгарган китапларыннан да күренә.
– Шакиржан мөгаллим беренче татар әлифбасын язган кеше дә бит әле.
– Балаларга белем бирү, әлбәттә инде, әлифбадан башлана. Аның «Бадьэ әл-тәгълим нам мөкаммәл әлифба»сы (1893) 1916 елга кадәр 6 тапкыр бастырыла. Бу – тел өйрәтүнең авазларга нигезләнү кирәклеген алга сөргән иң беренче китап. Телне өйрәтүне җиңеләйтү һәм татар алфавитын камилләштерү ниятеннән К.Насыйриның, татар телендә10 сузык авазы бар, дигән фикеренә нигезләнеп, ул үз әлифбасына яңа сузыклар кертә. 1914 елда «Рәсемле әлифба» бастырып чыгара. Рәсемнәрен үзе иҗат итә. Совет югары уку йортларында гарәп телен бабам язган дәреслек буенча 1970 елларга кадәр укыталар.
Шакирҗан бабамның ислам дине, аның тарихы буенча да хезмәтләре бар. Ә менә гарәп теленең синтаксисы дәреслеге һәм гарәп-татар язуының каллиграфик таблицалары, «Санарга өйрәтү», геометрия дәреслекләре басылмыйча кала.
– Ш.Ә.Таһиров – каллиграф буларак та зур хезмәт куйган шәхес. Урыс мәктәпләре өчен чыгарылган урыс язуына өйрәтүче стена таблицалары зур кыйммәткә ия.
– 1901 елда Халык мәгарифе министрлыгы акчасына «Генетическое русское письмо прямым шрифтом» дип аталган дүрт таблица бастыра. Шуны әйтергә кирәк: укыту-методик әсбаплар аның педагоглык практик эшләре генә түгел, үз балаларын гаиләдә укыту тәҗрибәсе була. Бер Әлифбасының титул битенә «Моны кызым Зөһрә өчен яздым, галимнәр соравы буенча нәшер иттем» дип, язып та куйган.
– Шакирҗан Таһировны мәгърифәтче-галим дип атарга тулы хокукыбыз бар.
– Ул заманның барлык мәгърифәтчеләре кебек, эшчәнлеге киң кырлы. Югарыда күрсәтелгән фәннәрдән кала, ул төрле уку йортларында математиканы, рус телен, сызым, дин фәннәрен укыта. Өй архивымда, геометрия укыту өчен, прибор уйлап табуына шәһадәтнамә алуы турында белешмәләр бар.
Бабам эшчәнлегенең тагын бер тармагы турында әйтеп китәргә кирәктер. Мөгаллим сәяси конъюктура һәм җәмгыятьтәге тотрыксызлыкларга карамый халыкка аң-белем тараткан, иҗат иткән. 1912-1913 елларда, Романов династиясенең 300 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Казанда татар хатын-кызларына дөньяви белем бирү, татар гимназиясе ачу ихтыяҗы килеп туа. Ул бу хәрәкәтнең үзәгендә кайный дисәң дә була, татар хатын-кызлар гимназиясен ачу идеясен 1913 елда мөселманнар җыенында да яклап чыгыш ясый. Ватан алдындагы казанышлары өчен III дәрәҗә Изге Анна ордены, III дәрәҗә кылычлы Изге Станислав ордены, ике «Тырышлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 1915 елда аңа статский советник дәрәҗәсе бирелә. Ранглар телендә бу бригада генералы дәрәҗәсенә туры килә.
– Шакирҗан Таһировның гаилә әгъзалары белән дә таныштырып китегез әле.
– Шакирҗан бабамның нәсел дәвамчылары татар мәдәнияте, фәне үсеше өчен күп эш башкарган. Аның 14 баласы булган. Алар Фукс (хәзерге Г.Камал) урамында ике катлы йортта яшәгән. Ике балалары бик яшьли үлгән. Бер кызлары 15 яшендә дөнья куйган. Шакирҗан бабай бөтен балаларына да төпле белем биргән. Кызлары Зөһрә, Зәйнәп, Өммә-Сальма, Суфия, Ләбибә Хөсәиния хатын-кызлар уку йортын тәмамлап, мөгаллимлек иткән. Аларга энеләре Мидхәт тә кушылган. Суфия, китапханәчелек эшенә кереп китеп, библиографиягә багышланган китаплар чыгара. Солтан һәм Җавад – реаль училищены, Мидхәт һәм Әхмәт Зәки – коммерция училищесын тәмамлый. Ике кечкенәләр – Рифкать белән Фаик белемне әтиләреннән һәм өлкән абый-апаларыннан ала. Әтием Рифкать педагогика институтының Шәрекъ факультетын тәмамлап, 50 ел биредә укыта һәм профессор дәрәҗәсенә ирешә. 1970 елларда беренчеләрдән булып Татар энциклопедиясе институтын ачу мәсьәләсен күтәргән, китап палатасын да оештырган кеше дә әле ул. Фаик Таһиров исә Бөтенроссия сәнгать-техника остаханәләренең полиграфия факультетын тәмамлап, танылган китап рәссамы, дөнья халыклары телләре өчен шрифтлар уйлап табучы булып китә.
Нәселебездән тагын бик күп туганнар Татарстан, Россиянең төрле уку йортларында фәнгә зур өлеш кертеп эшли һәм яши. Бик күбесе доктор, профессор, доцент, инженер һәм рәссамнар.
Форсаттан файдаланып, олы ачасырлыларга, бабамның кендек каны тамган җирдә яшәүчеләргә сәламнәремне ирештерәм. Авылга кайтып, бабамның нәселен тирәнрәк өйрәнәсе килү теләге көчле, без, Шакирҗан мөгаллим оныкларының.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Яшел Үзән, Гүзәл Минһаҗева, 2008-05-07, 10:40:35
Добавил: Марат (10.12.2011) |
Просмотров: 3006
|