Большие Ачасыры - Олы Ачасыр авылы

بسم الله الرحمن الرحيم

Главная Новости Об Ачасырах Мәктәбебез
Фото Видео Музыка Анекдоты
ВКонтакте Гостевая Контакты  
Георгиевская ленточка

МЫ ПОМНИМ!
Большие Ачасыры

21.01.2018

Шәмсетдинов Якуб абый истәлегенә багышлана

04.11.2016

Ильгиз белэн Ильдус Яруллиннарны Туган коннэре белэн котлыйбыз!

15.09.2016

Авылыбызда төшерелгән кино турында


Ачасыр гимны (скачать)

Прослушать и скачать другие татарские мелодии и рингтоны на сотовые телефоны можно здесь


Как часто Вы посещаете наш сайт?
Всего голосов: 306
Результаты всех опросов и статистика сайта

История села Б. Ачасыры → Статьи, газеты и журналы

Доска Почета [7]
знаменитые Ачасырцы
Герои Великой Победы [16]
участники и ветераны ВОВ
История села Б. Ачасыры [13]
Олы Ачасыр авылы тарихы
Музей Каюма Насыри в Ачасырах [3]
Каюм Насыйри музее
Истории односельчан [6]
Истории жизни и успеха
Ачасырская мечеть [2]
Олы Ачасыр мәчете
Ачасырская средняя школа [3]
Олы Ачасыр урта мәктәбе
Детский сад Гульчачак [1]
Ачасыр балалар бакчасы
Статьи, газеты и журналы [5]
Выдержки из статей об Ачасырах
Это интересно... [3]
Материалы, не вошедшие в другие разделы

Ачасырның шәфкать туташлары

Адәм баласына гомер бер генә бирелгән, шуңа да ул гомерен файдалы итеп, үсенүләрсез үткәрергә тиеш. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузып, җаннарын, йөрәкләрен, тәннәрен савыктырып тору өчен безгә шәфкатьле кешеләр җитми. Мондый шәфкать ияләре безнең тирәбездә, шөкер әле юк түгел. Алар гомерләрен медицина өлкәсенә багышлаган кешеләр – шәфкать туташлары. Мондый кешеләр бездә, Олы Ачасыр авылында, сокланып сөйләрлек гаять күп.
2 нче апрель көнне К.Насыйри исемендәге Архитектура һәм этнография музеенда “Ак чәчәкләр сезгә юлдаш булсын” дип исемләнгән медицина өлкәсендә эшләүче апа-абыйлар белән очрашу булып узды. Китапханәче Зөлфирә Касыймова белән без, музей хезмәткәрләре, бу кичәне инде күптәннән уздырырга дип хыялланып йөргән идек. Бу хыялларыбыз да чынга ашты.
Олы Ачасыр авылы тарихында медицина иң абруйлы тармакларның берсе булып тора. Чөнки авылыбызның горурланып торырлык мөстәкыйль эшләүче шифаханәсе бар иде. Монда амбулатория, стационар, кухня, прачечная, аптечный киоск тулы көчкә эшләп килде. Кемнәр генә эшләмәгән бу шифаханәдә: югары квалификацияле врачлар, шәфкать туташлары, акушерлар, лаборанткалар, санитаркалар. Алар барысы да тулы, тату бер гаилә булып җитди эш алып барганнар.
Кичәгә килгән кунакларның да күпчелек гомерләре шушы шифаханә белән бәйләнгән. Хәзер инде аларның күбесе лаеклы ялда. Кемнәр соң алар? Араларында иң мөхтәрәме авылыбызга Минзәлә мед.училищесын тәмамлап килгән – акушерка Максумова Роза Фенун кызы. Ул 32 ел авылыбыз халкына дәва һәм шифа өләшкән, күпме кешегә гомер биргән, кендек әбисе булган ханым. Аның хезмәте, кешеләргә курсәткән изгелекләре үзе бер тарих. Роза ханымның сөйләве аша без үткәнгә әйләнеп кайттык. Уйлап карасаң, алар эшләгән чорлар авыр булса да, бик күңелле һәм файдалы үткән. Кичәбезнең икенче бер кунагы Саба ягы кызы Гимадетдинова Бибигалия Сөләйман кызы. Ул шулай ук гомерен медицина өлкәсенә багышлаган ханым. Хәзер дә авыл халкына лаеклы хезмәт итә. Шулай ук олы яшьтә булуларына карамастан, заманында санитарка булып эшләгән Рәйхана апа белән медсестра булган Зөлхәбирә апа да килгәннәр. Алар да үз хатирәләрен яңарттылар, яшьлек елларын искә төшергәндә күзләрендә яшь тамчылары ялтырый иде. Статист булып эшләгән Шәйхуллина Тәскирә ханым медицинаның кешеләр өчен ни дәрәҗәдә кирәклегенә тагын бер кат инандырды. Шулай ук бүгенге чорларда бу өлкәдә эшләгән шәфкать туташларыннан Люция Габбас кызы һәм санитарка Фәния Самат кызы да кичәбезнең кунаклары иделәр. Килгән кунаклар арасында бер ир-ат та бар иде. Ул - Әхмәтов Юныс Хабибрахман улы. Юныс абый шушы шифаханәдә хуҗалык эшләрен алып барган кеше.
Үзенең бөтен гомерен медицина белән бәйләгән кешеләр арасында тагын бер затның исемен атап китәргә кирәк. Ул – Гобәйдуллина Динә апа. Кызганычка каршы Динә апа кичәбезгә килә алмады. Әмма аның авыл халкына күрсәткән изгелеге әйтеп тә, сөйләп тә бетергесез. Күпме үлемнән алып калынган гомерләр, сәламәтләнгән җаннар.. Кыскасы, Динә апаның эше бәяләп бетергесез. Бүген дә әле ул үзенең матур сүзе, шифалы сулышы белән күпләргә ярдәм итә. Исән генә булсыннар иде.
Әйе, баксаң авылыбыз үзенең шәфкать ияләре белән мактана ала шул. Һәрберсе үзе бер тарих. Хатирәләргә үрелеп язылган тарих тагын да кызыклырак. Без шушы тарихны язып, киләчәк буыннарга да җиткерергә тиешбез. Авылыбызның киләчәге шундый кешеләр яшәгәндә генә булыр, минемчә. Кызганычка каршы, заманалар гел үзгәреп тора. Заман белән бергә кешеләр дә үзгәрә. Һәр кешегә кирәкле булган, ничәмә еллар авыл халкына хезмәт итеп килгән авылыбыз шифаханәсе күптән инде юк. Заман җилләре аны җир белән тигезләде. Нигезендә бүген кычытканнар үсә. Ә бит бу урыннар кайчандыр гөлбакчаларга төренеп утырган, кешеләр дә бер дә өзелеп тормаган. Ни өчен шулай булды? Моңа кем гаепле? Хәер, бүген барлык җирдә дә кыскарту, киметү, бетерү вәзгыяте алып барылганда мондый сорауларны бирү урынлы да түгелдер. Әмма шулай да йөрәк сыкрый, ата-бабаларыбызның хәләл көче белән салынган биналарның юкка чыгуына күңел әрни. Инде калганын бетермәсеннәр, шөкер, бүген ФАП эшләп килә. Эшли генә күрсен. Бармак бәйләтергә яисә укол ясатырга район үзәгенә барырга туры килсә нишләрсең!? Я, Ходам, югарыдагы түрәләргә сабырлык бир, дип кенә телисе кала.

Рәзинә Гатиятуллина
музей директоры

Добавил: Марат (27.05.2009) | Просмотров: 3045
© Большие Ачасыры, 2009-2024
Село в Республике Татарстан


Хостинг от uCoz
Баш бит | Яңалыклар | Авыл тарихы | Мәктәбебез сайты | Котлаулар | Кунаклар китабы
Фотоальбом | Музыка | Видеороликлар | Мәзәкләр | Без Контактта | Элемтәләр


Сайт разработан и создан в Казани.