Авылым нигә мондый хәлгә калды?
Бу язмам "Яшел Үзән" газетасында басылып чыккач, миңа теләктәшлек беледрүчеләр дә, сүгүчеләр дә булды. Әмма ничек кенә булмасын, бу дөреслек. Ә авыруын яшергән - үлгән. Һәркем үзе бәя бирсен. Мәкаләмне сайт кулланучылары өчен дә тәкъдим итәм.
Шушы язмамны язарга утыргач, хәтеремә бер гыйбрәтле хикәя искә килеп төште.
Бер-берсенә терәлеп үк диярлек ике күрше яшәгән ди. Икесе дә ир бала үстерәләр икән, тик аерма шунда: уң як күршенең малае сул як күршенеке белән чагыштырганда 5 яшькә олырак икән. Олырак дигәне әти-әнисе эштә вакытта ишегалдында шырпы белән уйнаса, сул як күрше сөенә ди. "Әйдә, сызсын-төртсен, янса – аларның өе яна, минеке түгел", ди икән бу. Малай абзар артында тәмәке тартса, күрше тагын кул селтәгән. "Тартсын, нигә кисәтим, үзенең үпкәсе чери бит". Үсә-үсә олы күсәк аракы чөмерә башлаган. "Эчсен- дигән күрше, -безнең кеше баласында ни эшебез бар".
Менә бер вакыт моның да малае үсеп җитеп күрше малаеның начар гадәтләрен кабатлый башлаган. Әтисенең авызын да ачтырмый: "Нишләп аңа ярый, ә миңа ярамый!" – дип җикеренә икән.
Шунда бер зирәк карт әйткән ваемсыз сул як күршегә: "Нишләп күршеңнең малае шырпы кабызганда кулына сукмадың? Ут чыкса чакмасы сиңа да чәчри, син дә кычкырып яна идең. Ник ул тәмәке тартканда төпчеге белән басып иренен көйдермәдең, аннан күрмәк синең улың да тартачак иде. Ник аракы эчкәндә шешәсен тибеп аудармадың? Аракы – явыз шайтан, авыздан авызга сикерә, менә синең улың да аны татый", - дигән.
"Их!" – дип үкенгән сул як күрше, терсәк якын, әмма тешләп булмый.
Менә без бүген шушы сул як күршегә охшаганбыз. Үзебезнеке яхшы булсын, ә калганнарда безнең эшебез юк. Шул ваемсызлыгыбыз, битарафлыгыбыз, үзебезне генә яратуыбыз аркасында бүген безнең җәмгыятебез шушындый хәлгә калды да инде. Әхлаксызлык, әдәпсезлек көннән-көн чәчәк ата. Гомумән, тәрбия белән шөгылләнмибез дә бугай. Чөнки без акча коллары. Безгә байлык табу, башкаларга караганда күбрәк мал туплау чире йоккан. Безнең күбебезнең табыну поты – акча. Аллаһ Тәгалә "Һәр чорның үз поты булыр" дигән. Тирә-юндәгеләрне күрергә безнең вакытыбыз юк. Без, авылда яшәүчеләр, Аллага шөкер, безнең балаларыбыз алай ук тәртипсез түгел, наркомания чире белән авырмыйлар, кеше талап, үтереп йөрмиләр (Аллам сакласын), эчкечелек тә алай ук куркыныч түгел, әнә шәһәрдәгеләр үзләре балалары өчен курыксыннар, аларда бөтен әшәкелек, дияргә яратабыз. Менә монда теге хикәяттәге картның сүзләрен искә төшерергә кирәк. Көннәрдән бер көнне бу афәтләр безгә дә утлы күмер булып тәгәрәп килеп җитмәсме? Ә без бу утлы күмерне тотарга яланкул бит! Балаларыбыз "Ник аларга ярый да, безгә ярамый", димәсләрме? Уйланганыбыз бар микән берәребезнең бу турыда? Эчкечелекне генә алыйк. Авыл җирендә бу афәт инде бөтенләй тамыр җәйде. Ир-егетләр генә түгел, хәзер хатын-кызлар да кимен куймый. Кибетендә дә сатыла, анысына акчаң җитмәсә, тиешле точкаларда үзеңнең ихтыяҗыңны канәгатьләндерә аласың. Беләбез, күрәбез, әмма беребез дә кисәтү ясамыйбыз, чаң да сукмыйбыз. Битараф кына "теләсә нишләсеннәр" дип яшәп ятабыз.
Әле без 10 класс укучысы Абзалутдинов Булат белән К.Насыйри укулары өчен махсус авылыбызның эчкечелеккә кереп китү һәм бүгенге халәтен ачыклау макстыннан, фәнни – тикшеренү эше башкарган идек. (Эшебез республика бәйгесендә 1 урынга лаек булды.) Тикшерү нәтиҗәләре буенча саннарның бик тә аянычлы булуын ачыкладык. Авылыбызда өч кибет эшләп тора, өчесендә дә исерткеч сатыла. 3 кибеттән елына 21.726 данә шешә сатыла, әгәр дә литрларга күчерсәк, бу сан 10863 литрга туры килә. Әгәр инде бу чыккан саннарны акчага әйләндерсәк, 1 елга безнең авыл кибетләреннән генә дә Россия казнасына 2 миллион тирәсе керем керә. Канлы күз яшьләре, ятим балалар, тынычсыз гаиләләр, урам тулы эчкече сукбайлар исәбенә килгән байлык. Менә шушындый математик исәпләүләр бүгенге татар авылының хәлен күрергә ярдәм итә. Әгәр дә инде аны авылдагы кешеләр санына бүлеп, җан башына күпме литр чыгуын беләсебез килсә, ул 1 елга 12 литр тәшкил итә. Россия күләмендә җан башына 18 литр туры килә. Куркыныч саннар.
Әле моннан тыш, авылда көмешкә сатучылар да бар, алардан күпме алынганын без белмибез. Адәм балаларының шундый түбәнлеккә төшүенә нәрсә сәбәп булган? Авылыбыз ник мондый хәлгә калды? Үзенең тырыш, хезмәт сөючән халкы белән дан казанган, динле, кайчандыр ике мәхәлләсе, бөтен тирә-юнь авыллар арасында иң алдынгылар рәтендә булган колхозлы авылыбызга нинди каргыш төште? Беренче чиратта – динсезлек. Гәрчә менә дигән мәчете, үзенең бөтен җанын, барлыгын бирергә әзер имамы, мәхәллә картлары булса да, авылда динсезлек көчле. Дингә килүчеләр, Аллаһтан куркучылар аз. Җомга намазларына 70 дистәне ваклаучылар гына йөри. Яшьләр үзләрен Аллаһ каршына бармыйбыз, дип уйлыйлардыр инде, әллә мәчеткә йөрү лаеклы ялга чыкан картлар эше дип саныйлар микән? Шулай шул, Аллаһ юлына баскач, күп нәрсәләрдән баш тартырга кирәк була! Урларга да ярамый, эчәргә дә ярамый, гайбәттән дә сакланырга туры килә. Мондый тыюлар белән кемнең яшисе килсен. Рәхәт бит, урлап кайттың да, берәр рюмка күтәреп куеп, диванга кырын ятасың да хоккей яисә футол карыйсың. Ә Аллаһ юлына баскан кешенең аның намаз вакытын җиткәнен көтеп, тәһарәт алып, Аллаһ каршына басасы бар. Шуңа да аның башка эшләр белән шөгыльләнергә вакыты юк.
Әйе, кайберәүләргә бу язмам ошамас та. Тик минем сул як күрше кебек буласым килми. Авылым өчен, аның киләчәге, балаларымның тыныч үсүе өчен кайгырам. Авылның упкынга тәгәрәвен тыныч күңел белән генә битараф рәвештә карап ятырга теләмим. Шуңа да чаң сугам, сезне дә, авылдашларым, бу афәтләргә каршы көрәшүегезне телим.
Ә авылны бу афәттән ничек коткарырга? Моннан чыгу юллары бармы?
Минем фикеремчә, моннан чыгу юллары бары бер –халык арасында агарту, аңлату эшләрен җәелдереп җибәрергә кирәк. Чөнки югарыда утыручылардан бернинди дә хәрәкәт күренми. Күбебез динсез чорның балалары. Шуңа да үзенең әхлагын югалтты, рухи кыйммәтләр түбән тәгәрәде. Кул кушырып, кемнеңдер нидер эшләп бирүен көтәргә ярамый. Без болай яшәсәк, безне исертеп, эчертеп бөтенләй юкка чыгарачаклар, бетерәчәкләр. Ә мондый мөмкинлекне көтеп торучылар аз түгел. Барыбызның да балаларыбыз, оныкларыбыз бар. Беребез дә үзебезнең йөрәк җимешләребезнең начар юлга басуларын теләмибез, шуңа да үзебезгә теләмәгәнне башкаларга да теләмик. Кесәдән генә йодрык селкеп, кемнеңдер эшләмәвен сүгеп, битараф кына яшәмик, ваемсыз булмыйк, авылдашлар. Начарлыкларга күз йоммыйк, иманыбызны ныгытыйк! Без бит барыбыз да бу дөньяда кунак кына. Ә кунакта үзеңне яхшы тоту тиеш!
Добавил: Марат (17.10.2011) |
Просмотров: 2419
|