Кайда да бер проблема
ОЛЫ АЧАСЫР Хисап елында олы ачасырлыларны иң шатландырганы авыл эчендә 1 км дан артык юлга асфальт түшәлү булгандыр, мөгаен. Тирә-күрше авылларның төшенә дә кермәгән 28 млн сумга төшкән мондый юл төзелешенең, башлык әйтмешли, кайбер "секретлары бар". Бәлки, башка авыл башлыклары белән уртаклашыр?
Гомумән, төзелеш дигәндә маһирлыгы бар Равил Кадыйровның. Тимер юлның Кири тукталышына да платформа төзеттерергә ирешкән ул. Планда – поезд көтүчеләрне җил-яңгырдан саклый торган корылма төзеттерү. Авылдашлар белә: планда булганны эшләми калмый инде. Әмма еш кына күңел төшергән, эшләгәнеңә төкергән вакыйгалар да еш булып тора. Олы Ачасырны башка авыллардан аерып торган урын – Җәйге бакча. Районда башка бер генә авыл да мондый парк белән мактана алмый. Олы Ачасыр да мактаныр иде, әмма бакча ничә еллардан бирле ташландык хәлдә. Авыл җирлеге башлыгы төзәтеп куйган койма, ни сәбәпледер ел саен ватыла. Башка андый ватык-мотык җирләр ямалмас, ахры, авыл җирлеге башлыгы: «Күп төзәттек инде!» – диде. Мондый сүзне югары трибунадан әйтергә тиеш булмаса да, йөрәге түзмәгәнгә әйткәндер. Махсус корткычлык белән шөгыльләнүчеләр бармы әллә дигән шик тә бар. Андыйлар булса, белеп торсыннар: Норлат милиция бүлегенә яңа җитәкче килгән һәм ул бу якта тәртип урнаштыруга бик тә җитди тотынган. Күгәйдә булган җыенда үзе дә шулай диде. Олы Ачасыр авыл җыенында алтын вакыт милек һәм җир салымнары түләмәгән кешеләр исемлеген укуга тотылды. Йортларын паспортлаштырмаганнарга да эләкте: авыл башлыгы болар турында «кара тамгалылар» дип тә ычкындырды. Сугыш афәтен күргән, 45 елга якын (ә бәлки, артыктыр да!) хезмәт стажы булган 80не узган Гөлкәбирә апа кебекләргә кара тамга салу бик үк корректный эш түгел. Паспортлаштыру мәҗбүри эш түгеллеген дә истән чыгарырга ярамый. Башка авыллардан аермалы буларак, Олы Ачасыр янгын машинасын тота. Авыл халкы ирекледән мәҗбүри хәйрия җыемын (100 сум) җыеп торса да, эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин ярдәменнән башка бу мөмкин булмас иде. Гомумән, Әнвәрнең ярдәмчеллегенә ис китәрлек. Кризис аның кебекләргә бик нык китереп сукса да, Әнвәр авылдашларын ярдәмсез калдырырга җыенмый. Мәчеткә булышлыгы өчен дә (газ белән җылыткан өчен мәчет аена 7 мең сум акча түли) мәхәллә картлары рәхмәт әйтеп туймый. Янгын машинасын тоту җыемы үзгәрешсез калды. Шулай ук читтән кайтарылган авылдашларның мәетен авыл зиратына күмү өчен, түләнә торган акча да 300 сумнан 500 сумга кадәр «менеп», шуңа ярашлы карар кабул ителде. Авыл җыеннарында йөргәндә күңелне аеруча тетрәткән вакыйга яки чыгыш була. Бу юлы 6 елдан бирле өендә эшсез яткан яшь килен Миләүшә Төхфәтуллинаның соңгы чиккә җитеп эш соравы күңелгә тиде. Балалар табып, авылның тоткасы булып яшәрлек яшь гаилә күз алдында таркалырга тора. Килен сөйләве буенча, өйдә эшсезлек аркасында көн саен тавыш чыга, хатын, ирен ташлап, шәһәргә эш эзләп чыгып китәргә мәҗбүр булачак. Теләгән очракта югары белемле педагогны алты ел эчендә эш белән тәэмин итеп булган булыр иде, дип уйлыйм. Әле хәзер дә. Җирле үзидарә, мәктәп җитәкчелеге яшь гаилә таркалуга юл куймас. Мин аларның ярдәм итәчәкләренә ышанам, чөнки ике җитәкче дә авыл өчен янып йөри торган кешеләр. КҮГӘЙ Олы Ачасырның салкын клубында 3 сәгать катып утырганнан соң, Күгәй клубы җәннәт булып тоелды. Артык зур булмаган бинада авыл халкы рәхәтләнеп мәктәп укучылары концертын тамаша кыла иде. Укучыларның самими номерларының позитив тәэсире башлык хисабын сабыр итеп тыңлауга гына җитте. Аннары клуб мунчага әйләнде. Ташка су салып кыздыручылар Күгәйдә җитәрлек, курыкмыйча үз сүзен дәлилләп әйтә алучылар күп монда. Авыл башлыгы Ханнан Әүхәтдин улы эшләнгән эшләре турында чат саен күкрәк киереп мактанып йөри торган шәхес түгел. Бу юлы да хисабында эшләнмәгән эшләр, күңелен борчыган мәсьәләләр турында күбрәк сөйләде. Эчкечелек – иң борчыганы. Ышанасызмы, юкмы, авылда аена һәр кешегә 1 шешә аракы сатыла икән. Статистика шулай күрсәтә. Итәк астыннан техник спирт сату моңа керми әле. Шулай ук юл салу эше Күгәйгә килеп җитмәве дә башлыкны иң борчыган мәсьәлә. Инде авылларга юллар салына башлады дигәндә генә, хикмәти хода, кайдандыр кризис дигән бүки чыгып, 2009 елда Норлат зонасы юлына дигән 8 млн – 3 млн сумга калды. Узган ел бәяләрендә 1 км юл якынча 10 млн сум тора дип исәпләгәндә, бу акча – юк акча дигән сүз. Шулай да башлык Күгәйгә юл салдыруны 2010-2012 ел планына керттерү өчен тырышачакмын, дигән сүзен әйтте. Авыл зиратын төзекләндерүгә эшсезләрне җәлеп итәргә булыр иде. Күгәй тулы эшсез, әмма эшсезлек статусы алган берәү дә юк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Олы Ачасырда 13 кешене эш белән (җәмәгать эшләре – төзекләндерү һ.б) тәэмин итәргә әзер. Күгәйдә дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Күгәйлеләрне борчыган мәсьәләләр шактый күп җыелган икән. Янгын очраклары ешайган. Бөтен авыл ишетерлек каланча кую зур финанс чыгымнары сорамый, җыенда сөйләшенгәч, куелыр дип уйлыйм. Янгын гидранты булмау да авылда янгын куркынычы тудыра. Күгәйлеләрне Норлатның аръягында «хөкүмәт автобусы» йөрмәве дә борчый. Совхоз зонасы пенсионерларыннан биредәге пенсионерлар нәрсәсе белән аерыла? Хакимият башлыгы аппараты җитәкчесе Илдус Сираҗиев әйткәнчә, дөрес проблема күтәрелә. Хәзер районда яңа ПАТП эшли, бәлки, проблеманы хәл итәргә булышыр. Җирне, йортларны паспортлаштыру да акрын бара. Өчәр ел документ ала алмый йөргән кешеләр бар. Башлык бу проблема тиздән хәл ителер дип ышандырды. Җирле үзидарә эшенә хисап ясаганда шушы җирлектә оештырылган комиссия хисаплары булырга тиеш, шул исәптән финанс эшенә дә. Әмма ике җыенда да җирлек акчасының нәрсәгә тотылуы турында хисап биргән кеше булмады. Җирлек бюджеты 101 яки 104,8 процентка үтәлде дию генә мәсьәләгә ачыклык кертми. Авыл кешесенең проб-лемаларын елга бер тапкыр үткәрелә торган җыенда гына хәл итеп бетереп булмый, даими очрашып тору кирәк. Мин булган җыеннар шуны күрсәтте.
Яшел Үзән Гүзәл МИНҺАҖЕВА 2009-02-20 (татмедиа.ком)
Добавил: Кытыр (26.05.2009) |
Просмотров: 2617
|